Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәгә солдат кайтты

Үткән ел көзге чакырылышта армиягә киткән егетләр хезмәт срокларын тутырып туган якларына кайта башлады. Октябрьнең соңгы көннәрендә Түбән Кәминкә авылында Рәбыйга һәм Дамир Гыйрфановлар гаиләсе дә шатлыклы мизгелләр кичерде - уллары Таһир армия хезмәтеннән кайтты. Таһир хезмәтен Воронежда башлап җибәрә - 3 ай хәрби өйрәнүләр уза. Аннан соң аларны Краснодар...

Үткән ел көзге чакырылышта армиягә киткән егетләр хезмәт срокларын тутырып туган якларына кайта башлады. Октябрьнең соңгы көннәрендә Түбән Кәминкә авылында Рәбыйга һәм Дамир Гыйрфановлар гаиләсе дә шатлыклы мизгелләр кичерде - уллары Таһир армия хезмәтеннән кайтты.

Таһир хезмәтен Воронежда башлап җибәрә - 3 ай хәрби өйрәнүләр уза. Аннан соң аларны Краснодар краена, Новороссийск шәһәренә җибәрәләр. Якташыбыз диңгез пехотасы гаскәрләрендә хезмәт итеп, чын ир-егет булып, чыныгу алып кайткан.
-Без Чирмешәнннән Илназ Гатин белән хезмәткә бергә киттек, бер частьтә булдык, бер көн дә аерылмыйча бергә кайттык та, чын дусларга әйләндек, - ди әле солдат киемен дә салырга өлгермәгән икенче дәрәҗә старшина. - Яшьләргә армия хезмәтеннән курыкмаска киңәш итәм. Армия ир-егетләрне чыныктыра, дөньяны танып белергә, дусны дошманнан аерырга, әти-әнине, якыннарны хөрмәт итәргә өйрәтә.
Якташыбыз отделение командиры булып хезмәт итә. Солдатларның көне тыгыз режимда уза, сагынырга вакытлары да калмый. Шулай да увольнениелар була, алар шәһрне күрергә дә, диңгездә су коенырга да вакыт тапканнар, ә телефон белән бары ял көннәрендә генә кулланырга, аралашырга яраган. Армиягә кикәнче техникумда алаган һөнәре дә ярап куйган. Ул читтән торып белемен күтәрә, югары белем дә ала.
Таһир хезмәт иткән частьтән әти-әнисенә Рәхмәт хаты да килгән булган. Часть командиры намуслы, хезмәт сөючән, тырыш, һәрвакыт ярдәмгә әзер ул тәрбияләгән өчен олы рәхмәтләрен җиткергән.
Кичәге солдатның озаклап ял итәргә исәбе юк, тиз арада һөнәре буенча эшкә урнашырга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылы солдат кайтты

2
X