Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Саминовка авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Прасковья Иванова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләүләрен ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды. 21 яшендә сугышка киткән, ут эченә кергән Прасковья яшьтән үк авырлыкларны күп күрә. Колхозга керергә теләмәгән өчен аларның өйләрен алалар, балаларга абзарда да...

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләүләрен ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.


21 яшендә сугышка киткән, ут эченә кергән Прасковья яшьтән үк авырлыкларны күп күрә. Колхозга керергә теләмәгән өчен аларның өйләрен алалар, балаларга абзарда да яшәргә туры килгән. Урал якларына чыгып киткән әтисе ярты елдан авылга кайта һәм колхозга керә. Шуннан соң Прасковья да җиң сызганып колхозда эшли башлый, фермада маллар да карый.

-1941 елның 22 июнен бик яхшы хәтерлим. Районда бу көнне халык Сабан туена җыелган иде. Авыл өстеннән самолет очып үтте һәм листовкалар сипте, - дип искә ала юбиляр. - Беренче көннән үк ир-атлар сугышка китә башлады, барлык эш хатын-кызлар, картлар, балалар җилкәсенә төште. 1941 елның көзендә безне - яшь кызларны урман кисәргә алып киттеләр, бит-кулларны туңдырган вакытлар да булды. 1942нең январенда Ульяновск өлкәсенә тимер юл төзелешенә озаттылар.

1943 елның көзендә япь-яшь кыз фронтка китә, вагоннарда барганда ук, бомба төшеп, ул яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң элемтәчеләр курсы уза. Аннан соң Прасковьяны Украина фронтына җибәрәләр, ул зинитчикларга фашист самолетларын бәреп төшерергә булыша. Бөек Җиңүне Словакия территориясендә каршылый, аны "Батырлык өчен" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләклиләр. Прасковья Ивановна туганнары белән кабат 1945 елның 31 августында гына күрешә.

Фронтовик кыз 1948 елда сугыш ветераны - авылдашы Гурий Иванов белән гаилә корып алты бала үстерәләр, туган колхозларында хезмәт куялар. Ике ветеран 60 елдан артык тату гомер кичерәләр, бүген инде ул балалары тәрбиясендә яши, ире вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined