Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, якташыбыз Наил Шәйхетдинов белән хушлаштык

Якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, мәшһүр артист Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов вафат булды. Аны бүген Казанда җирләделәр. Лашман авылында 1941 елның 1 мартында дөньяга килгән Наил Шәйхетдинов 50 ел гомерен сәхнәгә, тамашачыга багышлады, үзен таныта, хөрмәт яулый алды. Образларны гади, ихлас, рольгә кереп уйнады. "Хаҗи әфәнде өйләнә", "Хуҗа Насретдин",...

Якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, мәшһүр артист Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов вафат булды. Аны бүген Казанда җирләделәр.

Лашман авылында 1941 елның 1 мартында дөньяга килгән Наил Шәйхетдинов 50 ел гомерен сәхнәгә, тамашачыга багышлады, үзен таныта, хөрмәт яулый алды. Образларны гади, ихлас, рольгә кереп уйнады. "Хаҗи әфәнде өйләнә", "Хуҗа Насретдин", "Кыр казлары артыннан", "Гайфи бабай, өйлән, давай!" кебек һәм башка кайбер спектакльләр аша, ул уйнаган рольләре аша без аның артистлык сәләтенә еш сокландык, сокланабыз, сокланыр­быз.
Наил Шәйхетдиновның вафаты уңаеннан район халкы, район җитәкчелеге дә авыр кайгы кичерә, мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының, сәхнәдәш дусларының, Кәрим Тинчурин исемендәге театр коллективының олы хәсрәтен уртак­лашалар.
Урының оҗмахта булсын, мәшһүр якташыбыз.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Артисты наил Шәйхетдинов

2
X