Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмирдә яшәүче оста үзенчәлекле тәрәзә йөзлекләре ясый

Ул куллана торган материал – шома калай. Аны бөгәргә станок алган, калган эшне, ювелир сыман, ашыкмый-кабаланмый гына, кул белән башкара. Кайчылары да тылсымлы диярсең, кул тиюгә хәрәкәтләнә башлыйлар.

Районның кайсы гына авылына барма, әлеге оста ясаган үзенчәлекле тәрәзә йөзлекләрен күреп сокланасың. Әмирдә яшәүче Марат Вәлиуллинга ерак шәһәрләрдән дә заказ бирәләр.

Марат Рөстәм улы бу шөгылен сигез ел элек башлаган. Арчадагы бер таныш абзыйга баргач, аның тәрәзә йөзлекләре ясаганын карап тора һәм, тәвәккәлләп, үзләренең өй тирәләрен орнаментлы, фигуралы пластинкалар белән бизәкли. Һәр эшләнмәне оригиналь, матур итәргә тырыша оста. Аларның Әмир читендәге ике катлы йортлары “түшендә”, тәрәзә кырыена куйган йөзлекләрне, коймаларына, капкаларына беркетелгән кыңгыраулы калай пластинкаларны ерактан ук күрәләр.

-Аннары хатыным Гөлшатның Лашмандагы туганнары заказ бирде, - ди Марат Рөстәм улы. – Килеп чыкты эш, тиз ясадым, әллә ничә тәрәзә кырыена матур йөзлекләр беркеттем.  Туган нигездә, Утыз Имәндәге әти-әни – Рөстәм һәм Гөлнур Вәлиуллиннар йортын да, йөзлекләр куеп, матурайттым, хәтта мунча тәрәзәсе кырыена да орнамент төшерелгән калай ясадым.

Нефтьтән - төзелешкә

Моңа кадәр нефтьчеләрдә эшләгән якташыбыз шулай итеп төзелеш остасына әверелеп куя. Җәйге вакыт булса, Маратлар мастерскоенда иртәнге сәгать биштә үк ут кабына, кышын – бераз соңрак. Монда башка эшләрдән бушагач керә ул.

Уртача зурлыктагы бер тәрәзә йөзлеген ясау өчен бер көн вакыт кирәк икән. Үлчисе, бөгәсе, орнаментлар сызып кисәсе, ялгыйсы ансат түгел. Аеруча үлчәм алу җаваплы.

-Бер елны берәүләргә 11 тәрәзә йөзлеге ясадым, - ди Марат. – 10 тәрәзәне ансат кына урнаштырдым, ә унберенчесе урынына туры килмәде, үлчәме дөрес алынмаган икән. Авылга кайттым, яңа йөзлек эшләдем инде. Ә бер юлы йөзлекнең аркылы һәм буй үлчәмнәре буталган. Дөрес, хәзер андый хәлләр бик сирәк була.

Оста әйтүенчә, кыңгырау чәчәге төшерелгән орнаментлы йөзлекләр тышланган, буялган агач йортларга аеруча килешеп тора, ә ак силикат кирпечтән салынганнарда бик беленми.

Аның үз бизәкләре

Маратка күпчелек район халкы мөрәҗәгать итә. Аңа Әлмәт, Лениногорсак, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Зәй районнарыннан да заказ бирәләр икән. Берничә тапкыр Яр Чаллыга да йөзлекләр ясап илткән. Самарадан кадәр килгән, анда безнең яктан барып урнашкан гаиләнең ике катлы йортларына сигез тәрәзә куйган. Заказчылар үлчәме буенча ясалган йөзлекләр тәрәзә кырыйларына бер проблемасыз кереп утырган.

Марат Вәлиуллин, нигездә, 9-10 бизәккә таянып эшли. Компьютерда, интернетта утырып вакыт әрәм итми, үзенә ошаган, үзе сынап караган материалларны һәм орнаментларны гына куллана. Башкалар да шуңа канәгать бит, димәк, оста аларның ни теләгәнен тиз чамалый. Бу шөгыльгә кызыксыну уяткан Арча кешесе Альберт абыйсына бик рәхмәтле оста.

-Миңа быелның март аена кадәр заказ бирделәр, - ди Марат Рөстәм улы.

Останың хатыны Гөлшат та үз эшендә алдынгы хезмәткәр – ул китапханәче, авылда хөрмәтле, ярдәмчел, тынгысыз кеше, ире Маратның һәр эшләнмәсен мактап кына тора.   

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев