Тозлы су терелергә ярдәм итә
Бу язмада сүз аз гына тоз салынган суның дәва үзлекләре турында барыр. Әлеге ысулның энтузиасты - табиб Ферейдон Батмангхелидж. Бүген бу табиб үз илендә генә түгел, ә бәлки бөтен дөньяда киң билгеле, чөнки үз тәҗрибәсе белән ул тозлы су ярдәмендә бик җитди чирләрне дәвалап булу мөмкинлеген раслаган. Тозлы су ярдәмендә ул дәвалаган чирләрнең исемлеге шаккатыра: астма, симезлек, депрессия, хәлсезлек, аллергия һәм... онкологик авырулар.