Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров вафат

Чирмешән районының элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров вафат булган. Аңа 74 яшь иде.

Хушлашу мәрасиме иртәгә Лашман авылында иртәнге сәгать 9да башлана.

Минсәгыйть Шакиров 1948 елның 1 июнендә ТАССРның Чирмешән районы Лашман авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын, соңрак Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый. 1966 елда хезмәт юлын Октябрь районының «Дуслык» газетасында башлый, анда 1968 елга кадәр әдәби хезмәткәр вазифасын башкара.

 1968-1978 елларда ул Чирмешән районы машина-мелиорация станциясенең өлкән белгече, баш инженеры, ТАССР Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгының ПМК җитәкчесе булып эшли. 1981 елга кадәр КПССның Чирмешән райкомының икенче секретаре вазифасын башкара, 1983 елда - күрше Яңа Чишмә районын оештыру бюросы әгъзасы, аннары, 1987 елга кадәр, КПСС райкомының икенче секретаре постын били.

1987 елда Минсәгыйть Закир улы туган районыбызга кайта, район Советы рәисе вазифасын били, 1988 елдан 1990 елга кадәр - КПСС райкомының беренче сәркатибе, 1990 елдан 2005 елга кадәр - Чирмешән район Советы рәисе. Ике чакырылышта ТАССР Югары Советы депутаты була.

1991 елдан 2005 елга кадәр Чирмешән районы хакимияте башлыгы булган. 

2006 елдан алып 2010 елга кадәр Чирмешән районы башлыгы вазифасын башкарган, аннары 2017 елга кадәр Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе булып эшләгән.

 

фото Гөлсирә Шәрифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев