Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әминә әби район газетасын ярата

- Хат ташучыбыз Илсөярдән бик уңдык, - ди Утыз Имән авылында яшәүче Әминә әби Гафиятуллина. - Газеталарны да, пенсияне дә вакытында китерә. Нәрсә әйтсәң, шуны алып кайтып бирә. Үзе һәрвакыт ачык йөзле. Әминә әби киләсе елның бернче яртыеллыгына газеталарга күптән язылып куйган. Аның иң яраткан басмасы -"Безнең Чирмешән". - Район...

- Хат ташучыбыз Илсөярдән бик уңдык, - ди Утыз Имән авылында яшәүче Әминә әби Гафиятуллина. - Газеталарны да, пенсияне дә вакытында китерә. Нәрсә әйтсәң, шуны алып кайтып бирә. Үзе һәрвакыт ачык йөзле.

Әминә әби киләсе елның бернче яртыеллыгына газеталарга күптән язылып куйган. Аның иң яраткан басмасы -"Безнең Чирмешән".
- Район газетасын яратып укыйм, - ди ул. - Безне бит район яңалыклары бик кызыксындыра, ә аларны "Безнең Чирмешән"нән белә алсак кына. Рәхмәт, район тормышын тулы яктыртып барасыз.
Илсөяр Гатауллина инде сигез ел хат ташучы булып эшли. Шәһәр кызы ул, Түбән Камада туып үскән, авылны үз иткән. Илсөяр 100гә якын йортка матбугат басмасы тарата.
- Авылдашлар район газетасына өстенлек би­рәләр. "Дулкын", "Татарстан яшьләре", "Ирек мәйданы" газеталарын алдыручылар да күп, - ди хат ташучы. - Рөстәм Фәттахов, Рәмилә Төхвәтуллина, Гөлсирә Ябинова һәм башкалар һәр елны берничә матбугат басмасына заказ карточкалары тутыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined матбугатка язылу – 2014