Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманнан Илшат Шәйхетдинов имтиханнарга бүген үк әзерләнә башларга киңәш итә

Чыгарылыш класс укучылары бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле булгач җиңел сулап куйды, тик әле алар һаман җиде юл чатында - билгесезлектә. Тагын көтәргә, август башларында гына кемнең-кая урнашуы билгеле була. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан югары баллар җыйган Лашман урта мәктәбе укучысы Илшат Шәйхетдинов белән элемтәгә кереп, үткән сынаулар, алдагы планнар, һөнәр...

Чыгарылыш класс укучылары бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле булгач җиңел сулап куйды, тик әле алар һаман җиде юл чатында - билгесезлектә. Тагын көтәргә, август башларында гына кемнең-кая урнашуы билгеле була.


Бердәм дәүләт имтиханнарыннан югары баллар җыйган Лашман урта мәктәбе укучысы Илшат Шәйхетдинов белән элемтәгә кереп, үткән сынаулар, алдагы планнар, һөнәр сайлау турында сөйләштек.

Илшат врач булырга тели. 10нчы классны тәмамлагач та үз алдына шундый план куеп, бөтен көчен биология, химия һәм рус теленнән имтиханнарга әзерлеккә бирә. Ул химиядән - 92, биологиядән - 90, рус теленнән 83 балл туплаган.

-Репетиторларга йөрмәдем, имтиханнарга ел дәвамында укытучыларым ярдәме белән ныклап әзерләндем. Безнең мәктәптән химияне - үзем генә, биологияне 2 кеше тапшырды, укытучылар индивидуаль әзерләделәр дисәң дә була, дөрес, өйгә кайткач та гел укыдым, - ди Илшат Шәйхетдинов. - Укытучыларым - Раушания Мөбарәкшина, Галия Сибгатуллина һәм Флера Ибраһимоваларга зур рәхмәт. Имтиханнар биргәндә, әзерлек вакытында да әти-әни гел ярдәм итеп торды, миндә үз-үземә ышаныч уяттылар. Әти-әнием гади эшчеләр (Илшатның әтисе Габдерәхим - нефтьче, әнисе - Зөлхиҗә - ягулык салу станциясендә оператор), сайларга теләгән һөнәремә каршы килмәделәр.

Шәйхетдиновлар документларын Казан дәүләт медицина университетына тапшырганнар. Илшатның хыялы Казанда, бюджет нигезендә уку. Шулай да, документларның күчермәләрен Ижевск һәм Самарадагы уку йортларына да илтергә ниятлиләр.

-Бердәм дәүләт имтиханнарына ныклап әзерләнсәң, үзеңә ышаныч арта, биремнәр бик авыр булмый кебек. Ә менә нәтиҗәләрне көткәндә дулкынландыра, тыныч кына йоклап та булмый, - ди Илшат. - Киләчәктә имтихан тапшыручыларга шундый киңәш бирәсем килә: бүген үк кайсы фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханы тапшырасыгызны төгәл билгеләгез һәм әзерлекне башлагыз. Укысаң, башка керә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined