Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманнан Фәрхинур Хаҗиәхмәтова җир читеннән эзләгән бәхетен туган авылында таба (+ФОТО)

Фәрхинур Хаҗиәхмәтова гаиләсе белән үз заманында Сахалинда, Казахстанда яшәгән. Картлык көнендә туган авылы - Лашманга кайтып төпләнергә язган аңа. Якташыбыз шушы көннәрдә 90 яшьлеген үткәрде. -Әти 1943 елда Сталинград янында һәлак булды. Анда күрше Газыймҗан абзый белән булганнар, ул кайткач: "Кызым, без аерылганда, әтиең пар ат җигеп, мылтыклар, патроннар ташып...

Фәрхинур Хаҗиәхмәтова гаиләсе белән үз заманында Сахалинда, Казахстанда яшәгән. Картлык көнендә туган авылы - Лашманга кайтып төпләнергә язган аңа. Якташыбыз шушы көннәрдә 90 яшьлеген үткәрде.

-Әти 1943 елда Сталинград янында һәлак булды. Анда күрше Газыймҗан абзый белән булганнар, ул кайткач: "Кызым, без аерылганда, әтиең пар ат җигеп, мылтыклар, патроннар ташып калды, шуннан аны бүтән күрмәдем",- дигән иде. Абый (Нәгыйм Мөхиббуллин - "Ватаным Татарстан" газетасына язмалары аша мәгълүм ветеран, Казанда яши - ред.) әтинең каберен эзләтеп карады - таба алмады. Әнине 1947 елда сыер сөзеп үтерде, миңа ул вакытта 19 яшь иде, - дип искә ала әби.
Фәрхинур Саба районы егете Нуриәхмәткә кияүгә чыга. Яшьләр бәхет эзләп җир читенә - Сахалинга ук чыгып китәләр. Гаилә башлыгы өч еллап шахтер булып эшли. Аннан яшәү урыны - Казахстанның Караганда шәһәре.
-Анда шәһәрне яшелләндерү оешмасында эшләдем. Агачлар утырттык, авыр хезмәт иде, җир эше. Аллага шөкер, хәзер пенсиям дә яхшы чыга. Иремне Казахстанда җирләдек, - ди бүген Фәрхинур әби.
Ул 90нчы елларда Лашманга күчеп кайткан. Аннан соң, йорт алып, кызы Рәсимә, кияве Җанайдар да монда кайтып төпләнәләр. Бүген алар әниләре янында еш булалар.
Өй эчендә тотынып кына йөрүче әбине социаль хезмәткәр Фәридә Яруллина карый. Фәрхинур әби аны яратып, "икенче кызым", ди.
-Ул ипле, җайлы карчык. Күзлексез дини китаплар укый, кайбер көннәрне: "бүген бөтенегезгә укыдым", дия. Заманында күлмәкләрен үзе тегеп кигән. Пөхтәлекне, бакча ярата. Аның бакчасында җир кап-кара калырга, чүп үләне үсмәскә тиеш. Җәен үзе дә үләннәр кыркыштыргалап йөрде әле, - ди Фәридә.
Фәрхинур Галим кызы Хаҗиәхмәтова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Президент Владимир Путин исеменнән тапшырылган Котлау открыткасына бик сөенде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина юбилярга район башлыгы котлавын да укып, аңа җылы юрган, мендәр бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман юбиляры 90 яшь тулу уңаеннан