Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман юбиляры Гандәлип Нургатина бригадир да, тегермәнче дә булган

Лашман авылыннан Гандәлип әби Нургатинаны 95 яшьлек юбилее уңаеннан балалары, 11 оныгы, 14 оныкчыгы гына түгел, РФ Президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән дә котладылар. Революциядән соң дөньяга килгән кызның бала чагы, яшьлек еллары, башка яшьтәшләренеке кебек, авыр вакытларга туры килә. Мәктәптә 4 класс белем алгач, ат җигеп...

Лашман авылыннан Гандәлип әби Нургатинаны 95 яшьлек юбилее уңаеннан балалары, 11 оныгы, 14 оныкчыгы гына түгел, РФ Президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән дә котладылар.


Революциядән соң дөньяга килгән кызның бала чагы, яшьлек еллары, башка яшьтәшләренеке кебек, авыр вакытларга туры килә. Мәктәптә 4 класс белем алгач, ат җигеп колхоз эшенә йөри башлый. Бу әле колхозлар оешкан гына еллар, барлык эшләр дә диярлек кул көче белән башкарыла.

Гандәлип әби 1941 елда авылдашы Вафа Нургатинга кияүгә чыга, тик бәхетле көннәре генә озакка бармый, илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Барлык ир-атларны, беренче көннән үк ирен дә сугышка алалар, тылдагы эшләр хатын-кызлар, балалар һәм өлкәннәр җилкәсенә төшә, хәтта атларны да сугышка алып китәләр.

Кыю, үткен Гандәлипне колхозга бригадир итеп билгелиләр. Шул ук вакытта ул берничә авылдашы, кызлар белән хәрби әзерлек курслары да уза. Кызларны автомат сүтеп җыярга, атарга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр. Алар Ватан сагына әзер булалар. Кичләрен фронттагылар өчен оекбашлар бәйлиләр.

Гандәлип әбинең ире Вафага туган авылына, хатыны янына исән кайту насыйп була. Аларның бер-бер артлы дүрт балалары туа. Тик немецларда тоткынлыкта булган, яраланган, контузия дә алган Вафага озак яшәргә генә насыйп итмәнән, дүрт баласын ятим, яшь хатынын тол калдырып, 1956 елда үлеп китә. Балаларның олысына - 10, кечкенәсен әле 1 яшь кенә була. Нык характерлы, кешелекле, киң күңелле, тырыш, уңган Гандәлип сыгылып төшми, балалларында да шул сыйфатларны тәрбияли ала.

-Без кешедән ким яшәмәсен дип, әни колхозда бөтен авыр эшне башкарды, - ди улы Минсабир. - Такта ярдыру цехында да эшләде, тегермән дә тарттырды. Намазын да калдырмады, уразасын да тотты.

Тормыш авырлыгын күп күргән Гандәлип әбинең бүген инде сәламәтлеге бераз какшаган, күзләре дә күрми. Шулай яшьтән өйрәнгән догаларын укып, ил-көннәргә иминлек, балаларына сәламәтлек, бәхетле тормыш теләп утыра. Ул ялгыз түгел, улы Минсабир һәм килене Миңнегөл тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә, башка балалары да гел янында диярлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined