Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Керкәле егете Марсель Әхмәтвәлиев - чемпионат җиңүчесе

Якташыбыз Казан дәүләт аграр университетының дүртенче курс студенты Марсель Әхмәтвәлиев Worldskills стандартлары буенча Уфада узган авыл хуҗалыгы өлкәсендә тармак чемпионатында өченче урынга лаек булган. Илебезнең 15 төбәгеннән килгән яшьләр арасында "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" өлкәсендә иң яхшы белгеч исеменә дүрт көн дәвам иткән көрәш тә студентлар гына түгел, ә 18...

Якташыбыз Казан дәүләт аграр университетының дүртенче курс студенты Марсель Әхмәтвәлиев Worldskills стандартлары буенча Уфада узган авыл хуҗалыгы өлкәсендә тармак чемпионатында өченче урынга лаек булган.


Илебезнең 15 төбәгеннән килгән яшьләр арасында "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" өлкәсендә иң яхшы белгеч исеменә дүрт көн дәвам иткән көрәш тә студентлар гына түгел, ә 18 яшьтән 28 яшькә кадәр механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм сервис хезмәтләренең баш инженерлары да катнашкан.

Марсельны инде тәҗрибәле механизатор дип тә була, ул районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә кыр эшләрендә катнашкан, әйтик быел "Ильхан" җәмгыятендә эшләгән.

-Бәйгедә җиңел булды дия алмыйм. Конкурс киеренке шартларда узды. Биш практик бирем башкардык. Һәрберсенә өчәр сәгать бирелде. Шул вакытта агрегатның яисә машинаның документларын өйрәнергә, ватылган урынын табып төзәтергә, тиешле эш режимы буенча көйләргә һәм башка биремнәрне башкарырга кирәк иде, - ди Марсель.-Мондый чараларда катнашу безгә башкалар белән аралашырга, тәҗрибә тупларга менә дигән мөмкинлек. Моннан тыш, бәйгедә катнашучыларны төрле оешма җитәкчеләре дә күреп алып, эш тәкъдим итәләр.

Керкәле егете Марсель Әхмәтвәлиевның бу беренче генә җиңүе түгел, ул инде узган елларны да республика ярышларында катнашып призлы урыннар яулаган яшь белгеч. Бу көннәрдә якташыбыз яңа бәйгегә әзерләнә.

Әлинә Әхмәдова фотолары

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән районында бер ир-ат исерек килеш эшкә барган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Марсель Әхмәтвәлиев Керкәле егете җиңүчесе чемпионат