Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кече Чегодайда яшәүче Ольга Федоровна татар җырларын ярата (+ФОТО)

Кече Чегодай авылында яшәүче Ольга Яковлева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Халыкта "Кечкенә дә, төш кенә" дигән әйтем бар. Ольга Федоровнаның да тормышка гашыйклыгы, дөньяны аңлап яшәве, һәрнәрсәдән хәбәрдар булуы - ихтирамга лаек. Ә бит аңа бик күп сынаулар аша узарга туры килә. -Унбиш яшь тулган елны сугыш башланды. Бик...

Кече Чегодай авылында яшәүче Ольга Яковлева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Халыкта "Кечкенә дә, төш кенә" дигән әйтем бар. Ольга Федоровнаның да тормышка гашыйклыгы, дөньяны аңлап яшәве, һәрнәрсәдән хәбәрдар булуы - ихтирамга лаек. Ә бит аңа бик күп сынаулар аша узарга туры килә.
-Унбиш яшь тулган елны сугыш башланды. Бик авыр еллар булды. Ачлы - туклы килеш колхоз эшендә көнне - төнгә ялгап эшләдек. Әле бер төркем яшьләр белән безне фронт чигендәге зонага эшкә дә җибәрделәр. Шунда уңыш җыйган вакытта бомбага тоттылар. Могҗиза белән генә исән калдык, - ди әби сугыш елларын искә төшереп.
Чүпрәле районында туып үскән кызны тормыш җилләре безнең районга ташлый. Ире Александр белән алар Әлмәттә очрашалар, кавышалар. Яшьләр гаилә башлыгының туган ягына - Кече Чегодай авылына кайтып төпләнә. 50 елдан артык бергә матур гомер кичерәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Ольга Федоровнаның биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Хәзер ветеран кызы Валентина, кияве Владимир тәрбиясендә, якыннарының игътибарын, кайгыртуын тоеп яши. Тормыштан зарланмый.
-Безнең әни ачык йөзле, шат күңелле кеше, җырларга, биергә ярата, хәзер дә төшенкелеккә бирелми. Телевизор карый, аеруча, музыкаль тапшыруларга өстенлек бирә. Ул татар җырларын аеруча яратып тыңлый, район газетасын да укып бара, - ди әнисенең юбилеена килгән Мария Александровна.
Ольга Федоровнаның гомере хезмәттә үтә. Колхозда, аннан соң озак еллар район үзәк больницасында санитарка булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.
Бу көнне аны муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район үзәк больницасы баш врачы Рөстәм Мирзин, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева өенә килеп котладылар. Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилеи Кече Чегодай Яковлева