Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыштан Гыймадиевлар гаиләсендә 14ле - бәхетле сан

2014 елның 14 январендә Кармыш авылында яшәүче Гүзәл һәм Илфат Гыймадиевларның бергә тормыш корып яши башлауларына 14 ел булды. Әлегә, шөкер, 14 саны аларга сөенеч кенә китерә. 1999 елның көзендә танышкан яшьләр берничә ай гына очрашып йөриләр дә, 2000нче елның башы белән гаилә коралар. Бүген инде аларның өч кызлары үсеп...

2014 елның 14 январендә Кармыш авылында яшәүче Гүзәл һәм Илфат Гыймадиевларның бергә тормыш корып яши башлауларына 14 ел булды. Әлегә, шөкер, 14 саны аларга сөенеч кенә китерә.


1999 елның көзендә танышкан яшьләр берничә ай гына очрашып йөриләр дә, 2000нче елның башы белән гаилә коралар. Бүген инде аларның өч кызлары үсеп килә. Гөлназ - 6нчы, ә игезәкләр - Алия белән Алинә 4 класста укыйлар.

Гыймадиевлар әти-әниләренең горурлыгы, авылдашларына үрнәк булып бик матур яшиләр. Йорт тутырып мал, кош-корт асрыйлар. Хуҗабикә әлегә өйдә генә, ә Илфат инде 15 елдан артык Чирмешәндә янгын частенда эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined