Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдән Таулинаның мәдәни көндәлеге - иң яхшы

Кара Чишмә мәктәбенең беренче класс укучысы Таулина Газизова "Мәдәни көндәлек" акциясенең район этабында җиңү яулаган. Әлеге акциясе узган елның ноябрь аенда игълан ителде. Шул вакытта барлык беренче класс укучыларына, районда алар 225 бала, " мәдәни көндәлекләр" тапшырдылар. 30 апрель көнне акция төгәлләнде. Балалар уку елы дәвамында бу көндәлеккә мәдәни объектларда,...

Кара Чишмә мәктәбенең беренче класс укучысы Таулина Газизова "Мәдәни көндәлек" акциясенең район этабында җиңү яулаган.

Әлеге акциясе узган елның ноябрь аенда игълан ителде. Шул вакытта барлык беренче класс укучыларына, районда алар 225 бала, " мәдәни көндәлекләр" тапшырдылар. 30 апрель көнне акция төгәлләнде.
Балалар уку елы дәвамында бу көндәлеккә мәдәни объектларда, чараларда, бәйрәмнәрдә булулары, катнашулары турында мәгълүматлар теркәп барганнар.
Көндәлектә балалар өчен төрле биремнәр дә тәкъдим ителгән булган. Монда фоторәсемнәр кую, үз фикерләрен дә язарга яраган. Билгеле, бу эштә аларга әти - әниләре дә ярдәм иткән. Шуңа да әлеге акциядә җиңүчеләрнең әти - әниләрен дә бүләкләгәннәр.
Казанда Әкиятләр театрында узган тантанада җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылган. Таулина белән беррәттән, призлы урыннар яулаган 1нче Чирмешән мәктәбе укучылары Оля Пешкова һәм Ралиф Фәсхетдиновны да бүләкләгәннәр. Башкалага экскурсиягә бу чарада актив катнашкан 30 укучыны да алып барганнар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә җиңүчеләр көндәлек

2
X