Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдән Эльмира Нурдтинова приз отты

Кара Чишмәдә яшәүче Эльмира Нуртдиновага “Татмедиа” җәмгыятеннән бүләк җибәрделәр. Ул моңа газета-журналларга актив язылучы, “Подписка өчен телевизор!” акциясендә катнашучы буларак лаек булды.

Эльмира Әгъләм кызына бу бүләкне район газетасы редакциясе тапшырды.

-Бүген район газетасын 86 адреска җиткерәм, - ди почтада инде 17 ел эшләүче якташыбыз. Тулаем 350 ләп йортка хезмәт күрсәтәм. “Безнең Чирмешән”не аеруча яратып укыйм. Хезмәтебез ансат түгел, җәяү күп йөрергә кирәк бит. Әмма зарланмыйм, халык бик әйбәт, игелекле, динле безнең Кара Чишмәдә, алардан беркайчан яман сүз ишеткәнем юк, бу да эшемә, тормышыма зур стимул. Бүләгегезгә зур рәхмәт.

Бу юлы “Подписка өчен телевизор!” акциясенең төп бүләген – төсле телевизорны Апас районында яшәүче откан. Өч кеше – санлы фотоаппарат, 15 кеше җылы одеял иясе булды, 40 кеше кызыксындыру бүләге ала.

“Подписка өчен телевизор!” акциясендә катнашу өчен “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте нәшер итүче кимендә өч басмага, кимендә алты ай срокка заказ бирергә кирәк (акция матбугатка язылу чорында, һәр алты ай саен үткәрелә).

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев