Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмә ветеранын җирлек башлыгы район газетасына яздырды

Факия Илалетдин кызы Мөсәгыйтова да киләсе елда район газеты алдырачак - Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков аңа "Безнең Чирмешән"гә заказ карточкасы оформить итеп китерде. Озакламый 85 яшен тутырачак Факия әбигә бу үзенә күрә туган көн бүләге дә булды. Җирлек башлыгы аңа Өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчләр дә калдырды. -Барысы...

Факия Илалетдин кызы Мөсәгыйтова да киләсе елда район газеты алдырачак - Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков аңа "Безнең Чирмешән"гә заказ карточкасы оформить итеп китерде.


Озакламый 85 яшен тутырачак Факия әбигә бу үзенә күрә туган көн бүләге дә булды. Җирлек башлыгы аңа Өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчләр дә калдырды.

-Барысы өчен дә рәхмәт,- ди элек колхозда эшләгән, берничә ел комбайнчы ире Рәистә ярдәмче дә булган ветеран. -Элек малларны да күп асрадык, бүген тавыклар гына тотам. Тормыштан зарланмыйм, ашарга-эчәргә бар, ашларны үзем пешерәм, кирәгемә йөреп торам. Күршеләр яхшы, керешеп йөрибез.

Факия әби намаз укый, соңгы вакытта корбан ашларына да баргалаган. Хөрмәт бар аңа. Әле узган атнада гына бакча җирен сөреп куйганнар. Бу эшне һаман шул җирлек Советы бушлай башкарган. Инде газетага яздырдылар. Елховойда туган, 60 елга якын Кара Чишмәдә гомер итүче якташыбыз болай булгач дөнья, республика, район хәбәрләрен дә белеп торачак. Югыйсә соңгы елларда бу йортка бернинди дә газета килмәгән.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән урман хуҗалыгы бүләкләр таратты

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17509

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Безнең якташлар район газетысына яздырды җирлек башлыгы Кара Чишмә ветеранын

2
X