Ивашкинодагы фельдшер-акушерлык пунктында җаваплы хезмәткәрләр эшли
Ирина Николаевна Кузнецова инде 34 ел Ивашкино фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куя, авылдашларын дәвалый. -Укып бетергәннән бирле шунда, эшем ошый, - ди ул. -Ирем Юрий белән укып бетерүгә гаилә кордык, өч бала үстердек, алар барысы да укытучы һөнәрен сайладылар, Алты оныгыбыз бар. Шөкер, быел Ивашкинода ике бала туды да. -Без әлеге...
Ирина Николаевна Кузнецова инде 34 ел Ивашкино фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куя, авылдашларын дәвалый.
-Укып бетергәннән бирле шунда, эшем ошый, - ди ул. -Ирем Юрий белән укып бетерүгә гаилә кордык, өч бала үстердек, алар барысы да укытучы һөнәрен сайладылар, Алты оныгыбыз бар. Шөкер, быел Ивашкинода ике бала туды да.
-Без әлеге ФАП өчен борчылмыйбыз, Ирина Николаевна үз эшенең чын остасы, - ди район үзәк больницасы баш врачы урынбасары Рәфис Гафуров.
Әнисе дә макталып эшләгән, пөхтә, актив кеше шул - Мария Наумовна Романовская 36 ел буе Ивашкино китапханәсендә хезмәт куя, актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Инде мәрхүмә булса да, аны әле дә еш искә төшерәләр.
-Әни янында эшкә өйрәндем, - ди Ирина Кузнецова. -Менә бүген дә, мәдәният йортына, китапханәгә килгәч аны уйлап алдым. Биредәге хезмәткәрләр дә үз эшләренә бирелгән, тырыш кешеләр.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев