Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмештән Гөлназ Газизова табиб булырга хыяллана

Иске Үтәмештән Гөлназ Газизова бердәм дәүләт имтиханнарында районда рус теленнән иң күп балл җыючы, йөздән - 98. Аттестаты гел бишлеләрдән генә торган булдыклы кызны район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары кичәсендә алтын медаль белән дә бүләкләделәр. Киләчәктә табиб булырга хыяллана Гөлназ. Бу теләге чынга ашса, аның менә дигән, әзерлекле белгеч булачагына...

Иске Үтәмештән Гөлназ Газизова бердәм дәүләт имтиханнарында районда рус теленнән иң күп балл җыючы, йөздән - 98. Аттестаты гел бишлеләрдән генә торган булдыклы кызны район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары кичәсендә алтын медаль белән дә бүләкләделәр.


Киләчәктә табиб булырга хыяллана Гөлназ. Бу теләге чынга ашса, аның менә дигән, әзерлекле белгеч булачагына шик юк. Сөйләшүе ягымлы, үзе сөйкемле - кеше дәвалаучыга анысы да мөһим, медицинада кирәкле химия, биология фәннәрен бик ярата, рус һәм татар телләрен яхшы белә. Өстәвенә оста бии, әле баянда да уйный икән, соңгысы буенча район сәнгать мәктәбен тәмамлаган.

-Рус телен укытучыбыз Наилә апа Җиһаншина, рәхмәт, бик яхшы укытты, бернинди репетиторларга йөрмәдем. Аннан үзем дә тестлар күп эшләдем, гел иншалар яздым. Бирелгән бирем - әсәрләрнең барысын да укып барырга тырыштым, - ди Гөлназ.

Быел Иске Үтәмеш мәктәбен алар икәү - Илүзә Шәяхмәтова белән тәмамладылар. Сыйныф җитәкчеләре Резеда Минхәирова кызларның икесен дә бик мактады. Илүзәнең аттестатында да "4"ле, "5"леләр генә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined