Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмешнең "Атау" чишмәсе янында коймаклар "чыжлады" (+ФОТО)

Иске Үтәмеш үзәгендәге "Атау" чишмәсе көязләнеп, матурланып, кунаклар "җыеп алды". Авыл халкы аның янында әүвәл өмәләр ясап, аннан самавыр чәе кайнатып, коймаклар пешереп сыйланган. -"Ямашнефть" осталары 2010нчы елда чишмә тирәсен төзекләндергәннәр иде. Шуннан соң алар аны ел да карап тордылар. Быел да килеп, чишмәнең тирә-ягын матурларга булыштылар, үзебез дә өмәләр...

Иске Үтәмеш үзәгендәге "Атау" чишмәсе көязләнеп, матурланып, кунаклар "җыеп алды". Авыл халкы аның янында әүвәл өмәләр ясап, аннан самавыр чәе кайнатып, коймаклар пешереп сыйланган.

-"Ямашнефть" осталары 2010нчы елда чишмә тирәсен төзекләндергәннәр иде. Шуннан соң алар аны ел да карап тордылар. Быел да килеп, чишмәнең тирә-ягын матурларга булыштылар, үзебез дә өмәләр оештырдык. Аннан авыл халкы белән, нефтьчеләрне чакырып, монда бәйрәм ясадык. Әбиләребез "Атау"ның йомшак суыннан самавыр чәен авыз итте. Кайнаналы-киленле Мәхтүмә апа һәм Ландыш Фәсхетдиновалар кунакларны шунда ук коймак пешереп сыйлады. Авыл артистлары чыгышы да халыкка ошагандыр, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов.
Мәдинә Галимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш Атау Чишмәләр