Иске Үтәмешнең "Атау" чишмәсе янында коймаклар "чыжлады" (+ФОТО)
Иске Үтәмеш үзәгендәге "Атау" чишмәсе көязләнеп, матурланып, кунаклар "җыеп алды". Авыл халкы аның янында әүвәл өмәләр ясап, аннан самавыр чәе кайнатып, коймаклар пешереп сыйланган.
-"Ямашнефть" осталары 2010нчы елда чишмә тирәсен төзекләндергәннәр иде. Шуннан соң алар аны ел да карап тордылар. Быел да килеп, чишмәнең тирә-ягын матурларга булыштылар, үзебез дә өмәләр...