Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш остасы трактор ясаган

Иске Үтәмештә оста үзе ясаган тракторы белән тонна ярымга хәтле авырлыктагы йөкләр ташый. Уйлый-уйлый, "сихерли, сихерли" "Ока" двигательле генә техникасын Айрат Әбделгалимов әнә шундый егәрле иткән. -Тракторны ике айда җыеп бетердем. Киявебездә иске "Ока" бар иде - аның двигателен, коробкасын салдырып, яңа техникага яраклаштырдым. Көчлерәк булсын өчен, "Жигули" тапшырулар тартмасы...

Иске Үтәмештә оста үзе ясаган тракторы белән тонна ярымга хәтле авырлыктагы йөкләр ташый. Уйлый-уйлый, "сихерли, сихерли" "Ока" двигательле генә техникасын Айрат Әбделгалимов әнә шундый егәрле иткән.

-Тракторны ике айда җыеп бетердем. Киявебездә иске "Ока" бар иде - аның двигателен, коробкасын салдырып, яңа техникага яраклаштырдым. Көчлерәк булсын өчен, "Жигули" тапшырулар тартмасы куярга туры килде. Ике коробкалы, ике машина детале сыйган трактор бу,- ди оста.
Айратның "иҗат җимеше" сәгатенә 60 километр тизлек белән йөри ала. Фаралар, поворотниклар куелган. Тавыш сигналына кадәр бар. Дөрес, хуҗасы тракторы белән олы юлларга чыгып йөрми. Техника әрәмәлекләрдән, кырлардан мал азыгы алып кайту өчен еш "җигелә". Моның өчен "Москвич" ресорлары куелган ике арба да ясалган.
-Терлек тә тоткач, авыл җирендә техникасыз булмый, гел кешегә ялына алмыйсың. Тракторны җыйганда сызымнап-нитеп тормадым, практикага нигезләндем. Бер детальне куйсаң, аның икенчесе аңа килә инде,- ди күп еллык механизатор тәҗрибәсе булган якташыбыз.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торактор

2
X