Иске Үтәмеш остасы трактор ясаган
Иске Үтәмештә оста үзе ясаган тракторы белән тонна ярымга хәтле авырлыктагы йөкләр ташый. Уйлый-уйлый, "сихерли, сихерли" "Ока" двигательле генә техникасын Айрат Әбделгалимов әнә шундый егәрле иткән.
-Тракторны ике айда җыеп бетердем. Киявебездә иске "Ока" бар иде - аның двигателен, коробкасын салдырып, яңа техникага яраклаштырдым. Көчлерәк булсын өчен, "Жигули" тапшырулар тартмасы...