Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Котышта баянчы Владимир Рабинны искә алганнар

Авыл мәдәният йортында якташлары - Владимир Рабинны искә алдылар. Әлеге чараны Нурлат районының Иске Чаллы авылы активистлары оештырган - котышлыларга ике сәгатьтән күбрәккә сузылган концерт күрсәткәннәр, якташлары турындагы истәлекләр белән уртаклашканнар. Барлык җырлар да гармун, баян моңына башкарылган. Бу юкка гына түгел. Владимир Рабин озак еллар Иске Чаллы авылында мәдәният...

Авыл мәдәният йортында якташлары - Владимир Рабинны искә алдылар. Әлеге чараны Нурлат районының Иске Чаллы авылы активистлары оештырган - котышлыларга ике сәгатьтән күбрәккә сузылган концерт күрсәткәннәр, якташлары турындагы истәлекләр белән уртаклашканнар. Барлык җырлар да гармун, баян моңына башкарылган. Бу юкка гына түгел.


Владимир Рабин озак еллар Иске Чаллы авылында мәдәният йортында эшли, мәктәптә балаларга музыка белеме бирә. Моңлы егетнең гомере генә кыскарак була - 46 яшендә үлеп китә. Аның вафатына 12 ел вакыт узса да, искечаллылылар аны онытмый, эшләгән эшләре, яхшылыклары гел үзен искә төшереп тора. Моннан тыш, Владимирның кешеләрне дәвалау сәләте дә булган.

Владимир Иванович Иске Котышта туып үскән, әнисе Анна Васильевна бүген дә исән. Иске Чаллыдан килгән куналар Владимирның каберендә булганнар, әнисенең дә хәлен белгәннәр.

Бәләкәй Володя яшьтән үк моңлы булган, иң элек авыз гармунында уйнарга өйрәнгән. Улының шундый сәләтен күргән әнисе, тавык йомыркасына алмаштырып, аңа иске булса да гармун алып бирә, армиядән кайткач баянлы да итә. Владимир Иванович армия хезмәтеннән кайткач берничә ел Иске Котыш авылы клубында эшли. Олы буын апа-абыйлар аның баян көйләренә биегәннәрен әле дә хәтерли.

Искекотышлылар авылдашларын шулай искә алучыларга, хәтер кичәсе оештыручыларга бик зур рәхмәтле. Быел Владимир Рабинга 59 яшь тулган булыр иде. Кичәгә баянчының 90ны ваклаучы карт әнисе генә килә алмавы кызганыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined