Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадига солдат кайткан (+ФОТО)

Иске Кади авылыннан Нәкыйп һәм Роза Мөктәсимовларның инде икенче уллары Илгиз дә ил алдындагы бурычын үтәп кайтты. Үткән елның 30 ноябрендә туганнары белән хушлашкан егет быел 4 декабрьдә, чын ир-егет булып, дөньяга карашы үзгәреп, туган йортына кайтып керде. Казан аграр университетын тәмамлап, кулына диплом алып киткән һөнәрле егет Түбән Тагилда...

Иске Кади авылыннан Нәкыйп һәм Роза Мөктәсимовларның инде икенче уллары Илгиз дә ил алдындагы бурычын үтәп кайтты.

Үткән елның 30 ноябрендә туганнары белән хушлашкан егет быел 4 декабрьдә, чын ир-егет булып, дөньяга карашы үзгәреп, туган йортына кайтып керде.
Казан аграр университетын тәмамлап, кулына диплом алып киткән һөнәрле егет Түбән Тагилда ракета гаскәрләрендә механик-йөртүче булып хезмәт иткән. Аңа кадәр биш ай Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үтә икән ул.
-Туган яктан чыгып китү җиңел түгел, туганнарыннан бөтенләй аерылмаган, гел әти-әнисе янында яшәгән яшьләргә бу тагын да авыррактыр дип уйлыйм, - ди Илгиз. - Сау-сәламәт ир-егет үз бурычын үтәргә, хәрби хезмәткә барырга тиеш дип саныйм. Армия хезмәте - зур мәктәп. Үземнән чыгып әйтә алам, дөньяга, кешеләргә караш үзгәрә, әти-әнигә, туганнарга, дусларга, хәтта ризыкка да хөрмәт арта.
Чит җирдә үз телең дә бик кадерле. Илгиз хезмәтенең башыннан ахырына кадәр Актаныш егете белән бергә була.
-Бер ел буена башка татар кешесе очратмадым. Бу хезмәттәшем белән ана-телендә аралаштык, бик рәхәт була иде, - ди әле солдат киемен салырга да өлгермәгән якташыбыз. -Баштарак сагындыра, аннан инде ияләшәсең, атнага бер тапкыр, якыннар белән, телефоннан аралашу мөмкинлеге дә бар иде.
Чыныгу алып кайткан, югары белемле якташыбыз әнисенең бәлешләре белән сыйлангач, озак тормыйча эш эзләү мәшәкатенә керешергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат кайтты Иске Кади авылына