Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Искә алсалар кызык шул

Августның беренче көннәрендә өч якташыбыз: Иске Котыштан Александра Шохина, Чирмешәннән Анна Архипова һәм Түбән Чегодайдан Хәйриҗан Фәсхетдинова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. 1923нче елны районыбызның төрле авылларында туып үскән әбиләрнең язмышлары нык охшаш. Аларның гомерләре хезмәттә үткән. Александра Шохинаны олуг юбилее белән котларга балалары, оныклары кайткан, авыл җирлеге Советыннан, мәктәптән...

Августның беренче көннәрендә өч якташыбыз: Иске Котыштан Александра Шохина, Чирмешәннән Анна Архипова һәм Түбән Чегодайдан Хәйриҗан Фәсхетдинова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

1923нче елны районыбызның төрле авылларында туып үскән әбиләрнең язмышлары нык охшаш. Аларның гомерләре хезмәттә үткән.
Александра Шохинаны олуг юбилее белән котларга балалары, оныклары кайткан, авыл җирлеге Советыннан, мәктәптән һәм балалар бакчасыннан да килгәннәр. Гаҗәпләнергә урын юк - 40 елдан артык мәктәптә башлангыч классларда белем биргән укытучы ветеран мондый хөрмәткә бик лаек.
Озак еллар район үзәк больницасында хезмәт куйган Анна Архипова да бу көнне игътибарсыз калмады. Кызганычка каршы, аның юбилее турында бик азлар гына белде. Дөрес, ул врач та, шәфкать туташы да түгел, 20 елдан артык авыруларга аш тараткан. Ул да үз вакытында бик кирәкле кеше булган. Анна Михайловнаның бүгенге яшәү шартлары исең китәрлек, бик начар.
Югыйсә ул да яхшырак тормышка лаек кеше.
Хәйриҗан әбинең юбилеена, эш көне булуга карамастан, балалары, килен-кияүләре, оныклары да кайткан. Әниләре, әбиләре өчен зур бәйрәм оештырганнар.
Аның да яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән. Башка авылдашлары белән бергә, Хәйриҗан әбине 1942нче елны Ярославльгә торф чыгарырга җибәрәләр. Өч ел анда эшли. 1947нче елны авылдашы Шакир белән гаилә коралар, алты бала үстерәләр. Хәйриҗан әби гомере буе колхозда хезмәт куя, чөгендер эшкәртә, 14 ел хуҗалык механизаторларына аш пешерә.
- Урак вакытында көнгә 120гә якын кешене ашата идем,- дип искә ала ул. - Бүгенге тормышым Аллага шөкер. Балаларыма, оныкларыма гел исәнлек, тыныч тормыш теләп торам.
Ветераннарны, олы юбилейлары белән котлап, муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юбилейлар