Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ишлинкада яшәүче 90 яшьлек юбилярны иң әүвәл ире котлаган

Ишлинка авылының иң өлкән әбисе Луиза Сырукинага 90 яшь тулды. Күркәм юбилее белән, аны беренчеләрдән булып 60 елдан артык бергә гомер иткән ире Григорий Андреевич котлаган. Луиза Павловна 1926нчы елның 2 декабрендә Норлат районында ишле гаиләдә дөньяга килә. Яшьли колхозның төрле эшләрендә хезмәт куя. -Сугыш елларын оныта алмыйм, - ди...

Ишлинка авылының иң өлкән әбисе Луиза Сырукинага 90 яшь тулды. Күркәм юбилее белән, аны беренчеләрдән булып 60 елдан артык бергә гомер иткән ире Григорий Андреевич котлаган.

Луиза Павловна 1926нчы елның 2 декабрендә Норлат районында ишле гаиләдә дөньяга килә. Яшьли колхозның төрле эшләрендә хезмәт куя.
-Сугыш елларын оныта алмыйм, - ди ветеран. - Ашарга юк. Төне - көне эштә, йокы туймый. 40 градус салкында безне, яшүсмер кызларны, урман кисәргә җибәрделәр.
1941нче елның август аенда әтисен, бер елдан соң абыйсын фронтка озата ул. Бәхеткә, абыйсы да, инвалид булып калса да, әтисе дә, сугыштан исән кайталар.
50нче елларда Луизаны кабат урман кисәргә җибәрәләр. Шунда ул булачак ире белән таныша. Үзеннән биш яшькә олы булуына карамастан, Григорий Луизаны беренче караштан ук ошата. Яшьләр гаилә коралар һәм Ишлинкага кайтып нигезләнәләр. Ике­-се дә озак еллар колхозда эшләгәннәр. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Луиза Павловна бала хәсрәте дә кичерә, бер кызы бик иртә гүр иясе була.
Бүген әти - әнисе янында кызлары Юлия тора. Ул Әлмәттә яшәгән, хәзер инде лаеклы ялда.
-Әнием искиткеч сабыр кеше. Ачык йөзле, уңган булды, безне дә эшкә өйрәтеп үстерде, - ди Юлия. - Без бүген дә ипине үзебез салабыз. Алар гомере буе маллар асрадылар, бүген дә сарыклары, тавыклары бар. Сыерны бетергәннәренә дә берничә генә ел. Әниемне туган көне белән котлап, миңа терәк, киңәшче булып, исәнлектә озак яшәвен телим.
Луиза Павловнаны юбилее белән районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова да котлады, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилейлар Ишлинка 90 яшь тулу уңаеннан