Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Җиләк саткан, бәпкә алган

Әмирдә яшәүче Гөлчәчәк Гыйниятуллина инде берничә ел рәттән җиләк җыеп сатып акча эшли. Быел да 15 чиләк җиләк җыйган. -Кемгә ничектер, мин үзем җиләк җыярга бик яратам, - ди Гөлчәчәк.- Көн дә барам. Өч-дүрт, хәтта бишь чиләк җиләк җыеп кайткан көннәрем дә булды. Әмир урманы, Каракиләк, Кармалка урманы безгә ерак...

Әмирдә яшәүче Гөлчәчәк Гыйниятуллина инде берничә ел рәттән җиләк җыеп сатып акча эшли. Быел да 15 чиләк җиләк җыйган.


-Кемгә ничектер, мин үзем җиләк җыярга бик яратам, - ди Гөлчәчәк.- Көн дә барам. Өч-дүрт, хәтта бишь чиләк җиләк җыеп кайткан көннәрем дә булды. Әмир урманы, Каракиләк, Кармалка урманы безгә ерак түгел. Барысын да әйләнеп чыктык. Быел җиләк бик күп. Үткән елны да шулай иде, җиләк вакытында өйгә кайтып кермәдек. Быел бер атна дигәндә биш литрлы 15 чиләк җиләк саттым. Бер чиләкне ике сәгатьтә тутырам. Алучылар табылып тора, заказ бирәләр. Үз клиентларым да бар. Акчасы ярап куя, шушы көннәрдә генә җиләк саткан акчага каз бәпкәләре алдым.

Тормышлар авыр дип никадәр зарлансак та, тырыш кеше ташка кадак кагып, май чыгарыр, ди безнең халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined