Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Халык шагыйре – якташлары янында

Талантлы язучы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче... Быел 70 яшен тутырган Порфирий Афанасьевның белмәгән эше юктыр. Райондашыбыз - горурлыгыбыз. Татарстанда, Чувашстанда гына түгел, ә чит илләрдә дә танылган шәхес - Порфирий Васильевич узган атнада туган авылына, Яңа Элмәлегә кайтты. Үзе генә түгел, ә бик күп кунаклар белән. Порфирий Афанасьев 1942 елның 20...

Талантлы язучы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче... Быел 70 яшен тутырган Порфирий Афанасьевның белмәгән эше юктыр. Райондашыбыз - горурлыгыбыз.


Татарстанда, Чувашстанда гына түгел, ә чит илләрдә дә танылган шәхес - Порфирий Васильевич узган атнада туган авылына, Яңа Элмәлегә кайтты. Үзе генә түгел, ә бик күп кунаклар белән.

Порфирий Афанасьев 1942 елның 20 февралендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика институтының филология факультетында белем ала.

Яңа Элмәле мәктәбендә укытучы, район газетасы редакциясендә редактор урынбасары, "Кызыл байрак" республика газетасында корреспондент булып эшли. 1967нче елны ул Чабаксарга күчеп китә. Монда да зур уңышларга ирешә. Төрле елларда дәрәҗәле, җаваплы урыннарда хезмәт куя - Чуваш китап нәшриятының баш редакторы, Чувашия язучылар Союзы идарәсе рәисе, чуваш радиосы баш редакторы, Чувашия Республикасының Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгында министр урынбасары була.

Якташыбыз - "Чувашия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе", "Чувашиянең халык шагыйре", М.Сеспель исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дөнья халыкларының халыкара академиясе академигы. Шул ук вакытта ул дистәдән артык китап авторы да. Аның шигырьләре, хикәяләре мәктәп программасына кертелгән, әсәрләре байтак чит телләргә тәрҗемә ителгән.

...Яңа Элмәле мәдәният йортына авылдашларын каршы алырга байтак кеше җыелган иде. Башта ул зиратка кереп, әти-әнисенең каберләрен карап чыкты. Авыл халкы аны бик җылы, ипи-тоз белән каршы алды. Авыл китапханәсендә язучыга багышланган күргәзмә оештырганнар, киштәләрдә аның китаплары урын алган.
Порфирий Афанасьев мәктәп коллективы белән дә очрашты. Шундый танылган шәхесне күрү, аның белән аралашу аеруча балалар өчен кызыклы булды.

- Туган як бик сагындыра. Кызганыч, еш кайта алмыйм. Балачак, яшьлек шунда узды. Классташлар, туганнар, дуслар монда,- ди Порфирий Васильевич. - Аларны күрүемә мин бик шат. Дулкынланудан, күңелем тулды. Мине шулай җылы каршы алулары өчен якташларыма мин бик рәхмәтле.

Порфирий Афанасьевның Иске Элмәле мәдәният йортында узган иҗат кичәсенә Чирмешәннән, районыбызның чуваш авылларыннан да кунаклар килде. Чувашия Республикасы делегациясе, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә районнары вәкилләре дә күп. Әдәбият-сәнгать бәйрәмен карарга теләүчеләргә тамаша залында урын җитмәде.

- Безнең район талантларга бай. Шуларның берсе - безнең горурлыгыбыз - Порфирий Васильевич,- диде үзенең тәбрикләү чыгышында район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин. - Ул туган як белән элемтәне өзми, аның әсәрләрен халык яратып укый. Шагыйрьләр пенсиягә китмиләр. Порфирий Васильевич та әле һаман иҗат итә, аның әсәрләре даими дөнья күрә. Юбилярны чын күңелдән котлап, сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телим.

Нурхамәт Нурулла улы халык шагыйренә район башлыгының Мактау грамотасын һәм бүләкләр тапшырды.

- Порфирий Васильевич кебек кешеләрнең кадерен белергә кирәк,- диде котлау сүзендә кунакларның берсе - Татарстан Республикасының мәдәният, интеллектуаль потенциалының үсеше мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек палатасы комиссия рәисе Константин Яковлев. - Бүген ул дөньякүләм танылган чуваш шагыйре.

Һәм шул ук вакытта Порфирий Васильевич искиткеч мәрхәмәтле, тыйнак, намуслы кеше булып кала.

Константин Геннадьевич якташыбызга П.Хузангай исемендәге, Чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисенең Татарстан Республикасы Кама арты зонасындагы, вәкаләтле вәкиле, генерал-майор Анатолий Молоствов "Ватан уллары" Россия офицерлары җәмгыятенең танылган чуваш космонавты Андриян Николаев исемендәге медальләр тапшырдылар.

Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Аксубай Чуваш милли-мәдәни үзәкләре Советлары рәисләре Инна Альмукова, Сергей Малышев, Вера Юнусова, Владимир Калуков хөрмәтле, иҗаты танылган шагыйрьгә ихлас котлауларын ирештерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Чувашия Республикасының Дәүләт советы депутаты Николай Угаслов, академик, Чувашия Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты Алексей Трофимов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов һәм башкалар да Порфирий Афанасьев хакында бик җылы сүзләр әйттеләр, юбилее белән тәбрикләделәр.

Бәйрәмдә райондашыбыз сүзләренә язылган җырлар, аның шигырьләре дә яңгырады. Ә ахырдан юбиляр хөрмәтенә Чуваш Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юбилейлар