Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыш кызы Гөлназ Гатина “Татар кызы – 2017” бәйгесендә җиңеп, халыкара ярышка әзерләнә

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты уздырган "Татар кызы - 2017" халыкара бәйгесендә Татарстанны Кармыш авылы кызы Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк. Казан (Идел буе) федераль идарә, икътисад һәм финанс университетының икенче курс студенты Гөлназ республиканың зона турларында җиңеп чыккан унбер татар кызы арасыннан сайлап алынган. Якташыбыз белән шул хакта әңгәмә кордык....

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты уздырган "Татар кызы - 2017" халыкара бәйгесендә Татарстанны Кармыш авылы кызы Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк. Казан (Идел буе) федераль идарә, икътисад һәм финанс университетының икенче курс студенты Гөлназ республиканың зона турларында җиңеп чыккан унбер татар кызы арасыннан сайлап алынган.

Якташыбыз белән шул хакта әңгәмә кордык. Мин шалтыратканда, инде соң булуга карамастан, ул әле бәйгедән кайтып кына килә иде, шулай да минем белән сөйләшеп алырга вакыт тапты.

-Гөлназ, бу җиңүең белән тәбрик итәбез, нинди кичерешләр белән йөрисең?

-Рәхмәт, мондый җиңүгә өметләнмәгән идем, аңлап та бетермәдем, кичерешләргә бирелергә вакыт булмады, бәйгенең алдагы турлары башланып китте. Илнең төрле өлкәләрдән килгән 35ләп татар кызы арасыннан бәйгенең Уфа шәһәрендә узачак соңгы этабына 12 кызны сайлап алачаклар. Әле менә бүген аш-суга осталыгыбызны тикшерделәр - җәймә җәеп токмач кистерделәр.

-"Татар кызы" бәйгесендә катнашу теләге ничек туды?

-"Яз гүзәле" бәйгесендә җиңеп чыккач, "Татар кызы" конкурсын оештыручылар мине үзләре чакырып алдылар. Мин, гомумән, яшьтән үк сәхнәдә булгач, төрле бәйгеләрдә еш катнашкач, икеләнеп тормыйча ризалаштым.

-Гөлназ, финалда нинди осталыкларыгызны күрсәтергә туры килде?

-Финал ярышлары өч төрле бәйгене үз эченә алды. Беренче өлештә "визитка" тәкъдим иттек. Анда үзем белән таныштырдым, ул видеопрезентация белән үрелеп барды. Мин Чирмешәнебез, туган авылым - Кармыш, аларның күренекле кешеләре, табигате турында да сөйләдем. Икенче бәйге иҗади иде. Гадель Кутуйның "Сагыну" нәсерен яттан укыдым, аннан соң, шуны ук көйгә салып та башкардым. Интеллектуаль этапта Татарстан һәм татарлар тарихына кагылышлы сораулар бирделәр. Алар җиңел түгел иде, шулай да югалып калмадым.

- Көндәшләрең?

-Әйе, кызлар барысы да яхшы әзерлек белән килгән. Җиңү өчен күп тырышырга туры килде. Мин әле "Иң илһамлы кыз" номинациясендә дә җиңүче булдым.

-Бәйге барышында сиңа кемнәр көч биреп, җиңүгә рухландырып торды?

-Авылдан әти белән сеңелем килде. Тамаша залында Казандагы дусларым, группадашларым булуы да ярдәм иткәндер. Әти белән әни һәрвакыт миңа терәк булдылар, киңәшләре белән дә, матди яктан да, рухи яктан да булышып торалар. Аларга зур рәхмәт.

-Гөлназ, мондый бәйгеләрдә катнашу өчен нинди сыйфатлар кирәк?

-Иң элек халкыңны, милләтеңне, телеңне, гореф-гадәтләрне, йолаларны яратырга һәм аны башкаларга да күрсәтә белергә кирәк. Аларны үзең камил белгәндә генә аны тамашачыларга һәм жюрига җиткерергә була. Мин институтта "Мизгел" исемле ансамбль оештырдым, анда үзем кебек, җыр-моңны яратучы чын татар кызларын тупладым. Ансамблебез институтта узган чараларда гел катнаша.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән районында мәктәп автобуслары 24 маршрут буенча йөри

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17307

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined җиңүчесе Татар кызы – 2017 Гөлназ Гатина

2
X