Гитарада һәм баянда оста уйныйлар
Балалар сәнгать мәктәбенең халык бүлеге музыкантлары Чистайда үткән "Кама мозаикасы" X республика фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар. Халык уен кораллары - соло башкару номинациясендә Никита Михляев (гитара) һәм Илназ Галимов (баян) дипломант булдылар. Гитарачы Мансур Галәүтдинов һәм Камил Казаков - икенче һәм өченче дәрәҗәдә Диплом ияләре. "Фантазия" уен кораллары ансамблена икенче...
Балалар сәнгать мәктәбенең халык бүлеге музыкантлары Чистайда үткән "Кама мозаикасы" X республика фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Халык уен кораллары - соло башкару номинациясендә Никита Михляев (гитара) һәм Илназ Галимов (баян) дипломант булдылар. Гитарачы Мансур Галәүтдинов һәм Камил Казаков - икенче һәм өченче дәрәҗәдә Диплом ияләре. "Фантазия" уен кораллары ансамблена икенче дәрәҗә лауреат Дипломы тапшырылды, ә "Серебряные струны" ансамбле дипломант булды.
Яшь музыкантларны яхшы әзерләгәннәре өчен укытучылар Г. Сәлахова (гитара) һәм В.Юрин (баян) Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев