Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Элмәле җирендә туган талантлар

Якташыбыз - шагыйрь, прозаик, рәссам һәм кинорежиссер Дмитрий Михлеевка быел гыйнвар аенда 75 яшь тулды. Ул Яңа Элмәле авылында колхозчы гаиләсендә туып үсә. Мәктәптә икенче танылган якташыбыз, Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьев белән бер класста укый. 60нчы еллар башында, армиядә хезмәт иткән чагында Дмитрий Михлеев шигырьләрен газетада бастыра башлый. Армиядән...

Якташыбыз - шагыйрь, прозаик, рәссам һәм кинорежиссер Дмитрий Михлеевка быел гыйнвар аенда 75 яшь тулды.


Ул Яңа Элмәле авылында колхозчы гаиләсендә туып үсә. Мәктәптә икенче танылган якташыбыз, Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьев белән бер класста укый. 60нчы еллар башында, армиядә хезмәт иткән чагында Дмитрий Михлеев шигырьләрен газетада бастыра башлый. Армиядән соң "Комсомолец Татарии", "Советская Татария" газеталарында эшли, бер үк вакытта Казан университетында укый. Кинематография белән кызыксынуы аны Мәскәү дәүләт кинематография институтына алып килә. Әлеге вузны тәмамлаганнан соң, 1972 елда "Беларусьфильм" студиясендә режиссер булып эшли. Аның беренче фильмнары ук "Мокрый трамвай", "Картошка", "Осень в ботаническом саду") истә калырлык, тамашачыда фикер тудырырлык булалар. Дмитрий Никоноровичның иң яхшы документаль картинасы - "Птица икс". Таһранда 1973 елгы халыкара кинофестивальдә премиягә лаек була. Очучы-космонавт, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Владимир Коваленокка багышланган фильмы Вильнюста Бөтенсоюз кинофестиваленең икенче премиясен яулый.

Дмитрий Михлеев нәфис фильмнар режиссеры буларак та танылды. "Лунев: сегодня и завтра", "Три веселые смены", "По секрету всему свету" фильмнары үзәк телевидение аша, ә "Воля Вселенной" картинасы илебезнең барлык кинотеатрларында да күрсәтелә. Ул чуваш шигърияте классигы К. Ивановның "Нарспи" поэмасы буенча сценарийда яза.

Шул ук вакытта матбугатта Дмитрий Михлеевның "Белогривый скакун", "Поле перейденное" повестьлары, Минск китап нәшриятында "Водоворот" исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Дмитрий Никонорович башка язучылар һәм шагыйрьләрнең китапларына рәсемнәр дә ясый.

Дмитрий Михлеев Яңа Элмәле урта мәктәбе белән элемтәләрне өзми, туган авылына кайта, укучылар һәм укытучылар белән очраша. Билгеле, Чабаксарда дусты һәм сыйныфташы Порфирий Афанасьев белән дә еш күрешә.

Ике якташыбыз да туган җиребезнең, авылыбызның горурлыгы.

Валентина Павлова, китапханә мөдире.

Яңа Элмәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Михлеев