Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә туган кыз бала...

Чирмешән якларында туып, Салавыч Сәрдегәне авылына кияүгә чыгып, шунда гомер кичергән, картаймыш көннәрен Чутай авылында үткәрүче Фатыйма әбине котларга килүчеләр күп булды. Район башлыгыннан алып, Салавыч, Чутай җирлекләре башлыклары, җәмгыять вәкилләре дә биредә иде.

– Яшьлектә безне колхоздан Себер якларына эшкә ялладылар, – дип сөйли Фатыйма әби. – Суык як, эшкә барганчы аяклар, куллар туңа, әнә, аяклар бетте, бер аяк белән бөтенләй йөреп булмый хәзер.

Себердә беренче елны такта яру цехында эшлиләр, аннан төзелешкә күчәләр. Булачак ире – Салавыч Сәрдегәне авылы егете белән дә шунда танышалар.

Фатыйма әбиләр гаиләдә тугыз бала үсәләр. Балачагы үтә дә аяныч аның, әнисе 27 яшендә мәңгелеккә күзләрен йома, 3 бала ятим кала.

– Әби белән бабай үстерде безне, – ди Фатыйма әби. – Мин 1927 елгы, апам аңарчы туган, тагын 1929 елда энем туган. Әби намаз укыганда нәни энем аның янына үксеп елап килер иде, әби, әниең үлгәнче, син үлгән булсаң ни булган булыр иде, дияр иде. Үзәкләренә үткәнгә әйткәндер инде ул аны.

Озакламый әтиләре өйләнә, үги әни алты бала алып кайта. Бүгенге көндә алты туганы да исән-саулар. Кайсы Казанда, кайсы Чирмешән якларында гомер итәләр.

Фатыйма әбинең бердәнбер кызы – Рауза. Үзе уңган, үзе сөйкемле. Кызын әби ямьле Чутай авылына кияүгә биргән. Менә картаймыш көнендә гомер итәргә үзе дә килгән. Киявен мактап туялмый, ул әйбәт булмаса, мин монда торалмас идем, ди.

– Фатыйма әби Салавыч Сәрдегәне авылында яшәгәндәге күршесе – район башлыгы Рамил Нотфуллинның котлый килә алуына бик куанды, күршеләр бит без, дип искәртте. Ә Рамил Рәшитович исә Фатыйма әбинең гаять тә уңган кеше булуын, кул эшләренә хирыслыгын әйтеп узды.

Яшьлек ничек тә уза, картайгач яман, ди өлкәннәр. Һәркемгә дә тормыш юлларын шушы Фатыйма әби кебек гел хәрәкәттә булып, файдалы гамәлләр генә кылып үткәрергә насыйп булса иде.

автор: Зөлфия Шакирова

Чыганак: Хезмәт газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев