Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Ногмановлар гаиләсе чәйне самавырдан эчәргә ярата

Район үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче яшь гаиләләр шактый иде. Әйтик, күп балалы, хезмәт сөючән Ногмановлар гаиләсе нәкъ менә шундыйлардан.

Нияз белән Фирдәвес - эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, икесе дә тәүлек буе диярлек эшлиләр. Вакытлары тыгыз булуга карамастан, алар да чарага килергә мөмкинлек тапканнар, алар белән шунда аралашып алдым.

-Кошлар гына түгел, мөгезле эре терлек тә асрыйбыз. Аларны карарга безгә балалар да ярдәм итә. Авыл җирендә мал-туарсыз буламы инде ул?! Ите дә үзеңнеке, өстәмә акча да. Яшелчә үстерә торган бакчабыз да бар, - дип сөйләделәр алар.

Хуҗабикә сүзләренчә, аларның ишегалдында гаилә белән ял итү өчен уңайлы урын бар, алар анда бергәләп, самавырдан чәй эчәргә яраталар икән.

Ирина Суворова,

"Орион" яшьләр үзәге директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев