Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Елена Юрина Татарстан халыклары съездына мордва милли костюмыннан барган

Һәр кешенең тормышында онытылмаслык вакыйгалар була. Минем өчен Казанда "Корстон" кунакханә - күңел ачу комплексында узган Татарстан халыклары съездында катнашу искиткеч тәэсирләр калдырды. Бу зур чарада республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән һәм милли - мәдәни оешмалардан 730 делегат катнашты. Съездга барлыгы 1000 артык кеше чакырылган иде. Кайберәүләр бирегә үзләренең милли киеменнән...

Һәр кешенең тормышында онытылмаслык вакыйгалар була. Минем өчен Казанда "Корстон" кунакханә - күңел ачу комплексында узган Татарстан халыклары съездында катнашу искиткеч тәэсирләр калдырды. Бу зур чарада республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән һәм милли - мәдәни оешмалардан 730 делегат катнашты.


Съездга барлыгы 1000 артык кеше чакырылган иде. Кайберәүләр бирегә үзләренең милли киеменнән килгән. Мин дә форумга мордва милли костюмын киеп бардым. Бу әлеге җыенга бәйрәм төсмере кертте. Чираттагы съезд "Халык берлегендә - Росссия көче" (В единстве народов - сила России") девизы астында узды. Форумда катнашучылар һәм кунаклар адресына Россия Президенты Владимир Путин да сәламләү юллаган. Төп доклад белән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Съезд кысаларында бик күп төрле күргәзмәләр эшләде. Ахырдан Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур концерт булды, анда Татарстанның һәм күрше республикаларның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Бу съездан соң мин кабат төрле милләт кешеләренең дус һәм тату яшәвенең мөһимлеген аңладым, бу җәмгыятьне берләштерүгә, тормышыбызның шартларын яхшыртуга ярдәм итә. Безнең көч - бердәмлектә.

Елена Юрина,

съезд делегаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined съезд