Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннең яшь язучыларын “Пирамида”га дәшкәннәр

"Илһам" дип аталучы Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре арасында безнең район укучылары да бар. Алар шигырьләр, хикәяләр, хәтта драма әсәрләре язып сыналган. Быелгы әдәби бәйге бөек татар шагыйрьләре: Габдулла Тукайның тууына - 130 һәм Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап үткәрелгән. Аның җиңүчеләрен Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә бүләкләделәр. Лашман мәктәбеннән...

"Илһам" дип аталучы Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре арасында безнең район укучылары да бар. Алар шигырьләр, хикәяләр, хәтта драма әсәрләре язып сыналган.

Быелгы әдәби бәйге бөек татар шагыйрьләре: Габдулла Тукайның тууына - 130 һәм Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап үткәрелгән. Аның җиңүчеләрен Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә бүләкләделәр.
Лашман мәктәбеннән Гөлинә Газыймҗанова "Яшь драматург" номинациясендә 1 нче урын иясе. Ул Тукай әкиятләре геройларын кертеп комедия язган. Кармыш мәктәбеннән Язилә Гыйниятуллина "Сары мәче сагышы" хикәясе белән "Яшь прозаик" номинациясендә җиңүче. 1 сыйныф укучысы Нурфат Газыймҗанов (Лашман мәктәбе) шигырьләренә жюри яхшы бәя биргән.
Ул "Өметле киләчәк" номинациясендә җиңүчеләр арасында. Иске Үтәмештән Гөлназ Газизова "Яшь прозаик" номинациясендә лауреат. Ул тормышта югалып калмаган инвалид малай турында хикәя язган.
Җиңүчеләр Казан федераль университетының филология һәм журналистика юнәлешендә белем алырга теләсәләр, укырга кергәндә алар өстенлекләргә ия булачаклар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Пирамида Илһам бәйгесе