Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнне Волгоградта да беләләр

Бөек Ватан сугышында Сталинград өчен барган бәрелешләрдә 118 райондашыбыз үлеп кала. Ә Татарстаннан монда корбан булучылар 22 меңләп үк. Күптән түгел берничә райондашыбыз Волгоградка барып, алар истәлегенә Татарстан Республикасы төзеткән һәйкәлгә чәчәкләр куеп кайтты. Сталинград сугышында катнашучылар, республика ветераннары, актив яшьләр һәм "Балкыш" иҗат фестивале җиңүчеләре өчен республика җитәкчелеге ярдәме...

Бөек Ватан сугышында Сталинград өчен барган бәрелешләрдә 118 райондашыбыз үлеп кала. Ә Татарстаннан монда корбан булучылар 22 меңләп үк. Күптән түгел берничә райондашыбыз Волгоградка барып, алар истәлегенә Татарстан Республикасы төзеткән һәйкәлгә чәчәкләр куеп кайтты.

Сталинград сугышында катнашучылар, республика ветераннары, актив яшьләр һәм "Балкыш" иҗат фестивале җиңүчеләре өчен республика җитәкчелеге ярдәме белән Казаннан Волгоградка теплоходта круиз оештырылган иде. 150 кешелек әлеге делегация составында бездән районның ветераннар советы рәисе Габделбари Галиев, "Балкыш" лауреатлары Рәхилә Шакирова һәм Рушания Шакирова, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Евгений Владимиров катнашкан.
-Самара, Саратов, Тольятти шәһәрләрендә туктап, ветераннар белән очраштык, тәҗрибә уртаклаштык, һәйкәлләргә чәчәкләр куйдык. Волгоградта ветераннар өчен әзерләгән концертта Рушания белән Рәхиләнең татар биюләрен бик яраттылар. Көчле кул чабып, сәхнәгә кабат-кабат дәшеп биеттеләр үзләрен. Анда өлкәнең ветераннар советлары рәисләренә район башлыгы бүләкләрен - Чирмешән логотиплары төшерелгән стена сәгатьләре дә бүләк иттек, -ди Габделбари Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: делегация Чирмешән районы Волгоград