Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннең тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны – Александр Белоногов 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды

Чирмешәннең тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны - Александр Белоногов 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Юбиляр Россия Президенты исеменнән котлау хаты алды. Аңа район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның да котлауларын ирештерделәр, истәлек бүләге тапшырдылар. Александр Васильевич тумышы белән Акташ районыннан. Аңа 4нче класстан соң укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. 17 яше...

Чирмешәннең тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны - Александр Белоногов 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Юбиляр Россия Президенты исеменнән котлау хаты алды. Аңа район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның да котлауларын ирештерделәр, истәлек бүләге тапшырдылар.


Александр Васильевич тумышы белән Акташ районыннан. Аңа 4нче класстан соң укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. 17 яше тулу белән, 1944 елда армия сафларына алалар. Яшь егетләрне ерак Көнчыгышка Кореяга озатканнар. Александар хәрби курслар узгач зенит артиллериясе разведчигы белгечлеге ала, 1945 елга кадәр Кореяда хезмәт итә. Япония белән сугыш тәмамлангач Владивостокта, соңрак Сахалинда була, барлыгы алты ел да алты ай солдат формасы кия.

Сугыштан кайткач, Александар Васильевич машина йөртүчеләр курсында укый. 1953нче елда Антонина Ивановна белән гаилә коргач, Чирмешәнгә күчеп киләләр. Ветеран Элмәле авылы янындагы леспромхозга эшкә урнаша, пенсиягә чыкканчы райсоюзда машина йөртүче булып эшли, соңрак нефтьчеләрдә каравылда тора.

Белоноговлар ике ул тәрбияләп үстерәләр, Александар Васильевичның карчыгы инде мәрхүмә. Ветеран икенче улы Петр тәрбиясендә яши. Олы уллары Владислав ерактарак - Ульяновскийда яшәсә дә әтисе янына еш кайта. Юбилей көнне дә төп нигездә кунаклар күп җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined