Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләрнең хезмәтләре хөрмәткә лаек

Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә өлеш керткәннәре, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Алтай улы Зәйнуллин, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Константинович Митякин, район Советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Флера Әкъдәс кызы Сафина Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр...

Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә өлеш керткәннәре, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Алтай улы Зәйнуллин, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Константинович Митякин, район Советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Флера Әкъдәс кызы Сафина Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Минвәли улы Гыйләҗев, Ивашкино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Валерьевна Иванова, район Советының исәп-хисап бүлеге начальнигы Вера Васильевна Кузьмина, "Заказчы хезмәте" унитар предприятиесе җитәкчесе Хәлил Наил улы Сафиуллин әлеге Совет Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Районның социаль -икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина Николаевна Аброськина, район Советының оештыру бүлеге начальнигы Фәнис Рафик улы Гайнуллин, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Иванович Митяев, район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Илфат Нәгыймулла улы Шәйдуллин Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Хезмәт ветераны Хәбибулла Сәмигулла улы Әһлиуллинга, җәмәгать эшлеклесе Ирина Дмитриевна Митяевага, район финанс-бюджет палатасының планлау бүлеге начальнигы Зәмирә Зәкәрия кызы Мортазинага, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Владимировна Тайдаковага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мактау грамотасы җирле үзидарә органнары