Чирмешәнлеләр Николай Трофимовны юбилее белән котлыйлар
Аны таныйлар, аны беләләр, сүзенә колак салалар. 23 ел буе Фрунзе исемендәге колхозны оста җитәкләгән талантлы оештыручы, рәис Николай Никофорович Трофимовны, олылап, элек "хуҗабыз", диләр иде. Аңа нәкъ бүген, 20 декабрьдә 80 яшь тулган. -Иң беренче, иртән үк, 59 ел бергә яшәгән, мине аңлап, санлап яшәгән хатыным котлады,- ди ветеран....
Аны таныйлар, аны беләләр, сүзенә колак салалар. 23 ел буе Фрунзе исемендәге колхозны оста җитәкләгән талантлы оештыручы, рәис Николай Никофорович Трофимовны, олылап, элек "хуҗабыз", диләр иде. Аңа нәкъ бүген, 20 декабрьдә 80 яшь тулган.
-Иң беренче, иртән үк, 59 ел бергә яшәгән, мине аңлап, санлап яшәгән хатыным котлады,- ди ветеран.
Нина Александровнаны ул күршедән генә, Ивашкинодан алып кайта. Кәләш артыннан җигүле 8 ат белән баралар.
Яшь парга әүвәл бер ел чамасы Ивашкинода яшәргә туры килә. Аннан соң өч ел чамасы ир белән хатын хат язышып кына торалар. Беренчеләре - Николай туган көнне үк әти кеше армиягә алына. - Нина мине көтте, гомер буе тугры булды,- ди Николай Трофимов. -Председатель хатынына ансат түгел, көне-төне эштә идем, йорт мәшәкатьләре гел аңа калды, балаларны ул үстерде.
Алар, башкалар сүз әйтмәсен өчен, һәрвакыт үрнәк гаилә булырга тырышалар. Һәр елны сыер асрыйлар, мал: үгезләр һәм дуңгызлар симертәләр. Колхозныкын алырга тырышмый хуҗа. Нина Александровна кибеттә эшли, икешәр гектар чөгендер дә сирәкли. Һаман шул яхшы түгел, башкалардан якта калу килешми.
Николай Никифорвич үзе әйтүенчә, аны борчак мактаулы итә. Бу туклыклы кузаклы культураны 600әр гектарда ук игәләр. Бер елны шулкадәрле мәйданның һәр гектарыннан уртача 31 центнер уңыш җыялар. Чәчү, үстерү бер хәл, иң авыры - аны җыясы. Техника, бигрәк тә комбайннар, ургычлар җитми, шуңа күрә алыннарны халыкка да бүләләр - чалгы белән теземгә салалар. Башкалар эшкә керешкәндә, Ивашкино һәм Әккәрәй басуларында инде борчак саламы эскертләре бастырыла. Гомумән, Трофимов колхоз кырларында югары культура булдыруга ирешә. Эшендә җирле белгечләргә таяна.
Ул җитәкчелек иткәндә, Фрунзе исемендәге колхозда уртача 2300 баш мөгезле эре терлек, 2800 баш дуңгыз асрыйлар. Бу кадәр малны карарга, азык та җиткерергә кирәк бит. Әмма фермаларны бер елны да азыксыз, фуражсыз калдырмыйлар. Хәер, төрле вакыт булгандыр. Николай Никифорович рәислегендә колхозга квартал саен диярлек районнан күчмә Кызыл байрак тапшырдылар. Әле итчелектә, әле сөтчелектә, я булмаса үсемчелектә алдынгылыкка чыктылар. Болар хакында район газетасында басылган язмалар да сөйли. Ул җиңүләрне бәйрәм кебек кабул итә хуҗа, мөмкинлек табып, күмәк уңышларга зур өлеш кертүчеләрне бүләкләү, билгеләп үтү җаен таба.
Нәкъ Николай Трофимов фрунзелыларның әйдәүчесе чагында бу як авылларында берсеннән-берсе иркен, матур кирпеч йортлар калыкты. Әккәрәйдәге йортларның яртысы диярлек санаулы еллар эчендә яңарды. Колхоз җитәкчесе үзе дә агач йорт салдырып, аны кирпеч белән тышлатып, инде илле еллап шунда яши. Алар купшылыкны яратмый. Инде ике уллары да урнашкан, берсе - Николай - Казанда, икенчесе - Вячеслав - авылда яшиләр. Берсе - хәрби офицер, икенчесе - укытучы. Югары белем алганнар. Әби-бабай өчен дүрт онык, дүрт оныкчык та - бик кадерлеләр.
Моннан дистә еллар элек Фрунзе исемендәге колхозның үз кирпеч заводы булган. Елы-елы белән анда 300-400 мең данәгә кадәр кирпеч сугылган. Кирпечкә урын тапканнар - үз көче белән, колхоз ике авылда да мәдәният йортлары, мәктәпләр салган, терлекчелек биналары корган. Өй төзергә алынганнарга да материал һәм транспорт белән булышканнар. Бөгелмәдәге ит комбинатына мал төяп барган машиналар һәм тракторлар Керкәледән киселгән таш төяп кайтканнар.
-Ирем сабыр, тәрбияле булды, юкка - барга рәнҗетмәде, - ди Нина Александровна. -Хөрмәте бар халык арасында, әле бүген дә иртәдән бирле телефоннан китә алмыйм, чувашы, татары, русы дисеңме, аны юбилее белән котлап шалтыраталар.
-Беләсезме, җитәкче кеше өчен иң кирәк сыйфат - алда булу. Безнең Ивашкино халкы йомшаграк, әйттеңме, эшкә ябышалар, әккәрәйлеләр алай ук ашыкмый, әмма тиз оеша беләләр,- ди Николай Трофимов. - Халык, гомумән, начар түгел ул. Элеккеге тап-таза колхозларның хәлсезләнүе дәүләт тарафыннан ярдәм, кайгырту җитмәү нәтиҗәсе.
Николайга 7 яшь чакта, әтисен сугышка алалар, ул шуннан кайтмый, һәлак була. Әниләре дүрт ятимне менә дигән кешеләр итеп үстерә, белемен дә, тәрбиясен дә бирә.
Бүген, Николай Трофимовның туган көнендә, без үткәндәге бик күп хатирәләрне искә төшердек. Тагын озак сөйләшеп утырырга яхшысынмадым, чөнки инде аларга кунаклар кайта, юбилейга әзерләнә башладылар. Алай да чәй өстәле артына утырып алдык. Киленнәре Люба бик тиз табын көйләде. - Аллага шөкер, бар да бар бит, быел 200 чиләк алма җыйдык, чия дә шактый,- ди юбилярның гомерлек юлдашы Нина Александровна. -Икәү булганда без әле теләсә нинди эшне җиңдерәбез.
Аларда ничек уңыш булмасын ди, Николай Никифорович - "Татарстанның атказанган агрономы" бит. Борчактан да 30ар центнер уңыш үстергән белгеч бакчада да белеп эшли, үзе алда бара.
Үз гомерендә ул беркайчан да чит илгә чыкмаган, аңа Әккәрәеннән дә матур, якын җир юк. Әле дә, эче пошканда, авыл урамнарын әйләнеп кайтмый түзми. Җәяү йөрү уңайсызрак, Николай Никифорович күбрәк "Нива"сын кабыза, офицер улы алып биргән бу машина белән Чирмешәнне дә тиз урап кайта.
Автор фотолары. Юбиляр турында фоторепортажны "ФОТОГАЛЕРЕЯ" бүлегендә карый аласыз. http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/129---80-.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев