Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнгә моряклар кайтты

Уллары армиядән кайткан Хәйруллиннар һәм Каюмовлар йортында зур бәйрәм булды. Бергә уйнап үскән, бер класста укыган Салават Хәйруллин белән Радик Каюмовлар армия хезмәтенә дә бергә китәләр. Анда да егетләрнең юллары аерылмый, бер ел буе Севастопольдә бер үк подразделениедә хезмәт итәләр. -Һәр көнебез бергә үтте, караватларыбыз да янәшә иде диярлек, -...

Уллары армиядән кайткан Хәйруллиннар һәм Каюмовлар йортында зур бәйрәм булды.

Бергә уйнап үскән, бер класста укыган Салават Хәйруллин белән Радик Каюмовлар армия хезмәтенә дә бергә китәләр. Анда да егетләрнең юллары аерылмый, бер ел буе Севастопольдә бер үк подразделениедә хезмәт итәләр.
-Һәр көнебез бергә үтте, караватларыбыз да янәшә иде диярлек, - диләр диңгез пехотасында хезмәт иткән егетләр. - Бергә булгач, бик сагындырмады. Дөресен генә әйткәндә, анда көн тыгыз график буенча үтә, сагынырга вакыт та калмый. Армия түземле, көчле булырга, вакытның кадерен белергә өйрәтте.
Егетләр Севастопольдә үк яшь сугышчылар курсын үтәләр һәм ахырга кадәр шунда хезмәт итәләр.
Радик та, Салават та югары уку йортын тәмамлап диплом алырга өлгерми китәләр. Алда аларны тагын бер күңелле мизгел көтә, кулларына диплом алачаклар. Билгеле, булачак яшь инженер-механикка да, юристка да эш табылыр. Алар бит армиядә дә чыныгу алган егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы моряк