Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндәге картлар йортын Пелагея әби чәчәкләре дә бизи

Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында гомер итүче бу сөйкемле әби сөйли дә алмый, ишетми дә. Үз уй-фикерләрен ул, әйтерсең, үзе бәйләгән чәчәкләргә сала. Пелагея Никоноровна бәйләгән оекбаш, бияләйләрне монда яшәүче әби-бабайлар рәхәтләнеп кия, ди. Оста үзенең кул эшләрен башкаларга бүләк итәргә ярата. Соңгы вакытта мондагы бүлмәләрне ул иҗат иткән чәчәкләр...

Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында гомер итүче бу сөйкемле әби сөйли дә алмый, ишетми дә. Үз уй-фикерләрен ул, әйтерсең, үзе бәйләгән чәчәкләргә сала.

Пелагея Никоноровна бәйләгән оекбаш, бияләйләрне монда яшәүче әби-бабайлар рәхәтләнеп кия, ди. Оста үзенең кул эшләрен башкаларга бүләк итәргә ярата. Соңгы вакытта мондагы бүлмәләрне ул иҗат иткән чәчәкләр дә бизи башлаган.
-Пелагея әбигә җеп кенә җиткер. Чәчәкләрне тиз бәйли ул. Аларны тимерчыбыкларга җыеп букетлар ясарга мин дә булышам әле, - ди мондагы хезмәткәр Сәвия Сәгыйрова.
Тиздән 82 яшен тутырачак Пелагея Бондарева тумышы белән безнең районнан. Әби - Чирмешән картлар йортының "беренче карлыгачы", 1999 елда йорт-интернат ачылган көннән бирле монда яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы өлкәннәр һәм инвалидлар йортинтернаты