Чирмешән район үзәк китапханәсе бинасында, Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездына әзерлек кысаларында, район тарихын өйрәнүчеләрнең җыелышы узды. Ул районның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасын гамәлгә куйды һәм оештыру комитетының составын раслады.
Бу чарада райондагы барлык татар мәктәпләре җитәкчеләре, тарих һәм татар теле укытучылары, мәдәният йортлары җитәкчеләре, китапханәчеләр, авыллар тарихын язган...
Чирмешән район үзәк китапханәсе бинасында, Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездына әзерлек кысаларында, район тарихын өйрәнүчеләрнең җыелышы узды. Ул районның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасын гамәлгә куйды һәм оештыру комитетының составын раслады.
Бу чарада райондагы барлык татар мәктәпләре җитәкчеләре, тарих һәм татар теле укытучылары, мәдәният йортлары җитәкчеләре, китапханәчеләр, авыллар тарихын язган китап авторлары катнашты.
Төбәк тарихын өйрәнүчеләрдән: өч китап авторы Ясәви Шәмсетдинов үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, киңәшләрен бирде, безнең район авылларына кагылышлы, Казан, Уфа милли архивларында сакланучы документларның исемлеген барлады, сорауларга җавап бирде.