Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә суга батучыны коткаручыларны бүләкләделәр

Полиция бүлекчесендә узган киңәшмәдә берничә райондашыбызга Зур Чирмешән елгасында батучы ир-атны коткарганнары өчен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Язгы бозның ышынычсыз булуын онытып, кешеләр боз аша йөреп юлны кыскартырга тырышалар. 9 март көнне дә Чирмешәндә яшәүче 1946нчы елгы ир-ат күпергә менәргә иренеп, юлны кыскартам...

Полиция бүлекчесендә узган киңәшмәдә берничә райондашыбызга Зур Чирмешән елгасында батучы ир-атны коткарганнары өчен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Язгы бозның ышынычсыз булуын онытып, кешеләр боз аша йөреп юлны кыскартырга тырышалар. 9 март көнне дә Чирмешәндә яшәүче 1946нчы елгы ир-ат күпергә менәргә иренеп, юлны кыскартам дип, Зур Чирмешән елгасы аша тиз генә боз өстеннән чыгарга була. Әмма ул кайсыдыр бер мизгелдә боз астына төшеп китә. Сүз уңаеннан, монда суның тирәнлеге 4 метрга җитә. Ярый әле суда тыпырчынып ятучы ир-атны күпердән узучылар күреп алалар һәм полиция бүлегенә һәм янгын - коткару хезмәтенә хәбәр итәләр.
Һәлакәт урынына полиция хезмәткәрләре Владимир Гласнов һәм Фәһим Минапов беренчеләрдән булып килеп җитәләр һәм судагы кешене үзләре белән алып килгән янгын шлангысы ярдәмендә тартып чыгаралар. Аларга МЧС хезмәткәрләре: Фәнил Бадаев, Алексей Миронов, Иван Прудников, Виталий Мироновлар да булыша.
-Мин коткаручыларыма бик рәхмәтле,- ди 70 яшьлек райондашыбыз (ул исем - фамилиясен күрсәтмәүне сорады). - Алар бик вакытлы килеп җитеп, мине судан тартып чыгардылар.
Мин үзем яхшы йөзәм, әмма ул көнне киемнәрем юешләнеп, аска тарта башлады. Кулымда да перчаткалар иде, тотынырга мөмкинлек юк, шуып китәләр. Шулай да курыкмадым һәм югалып калмадым, коткарырлар дип өметемне югалтмадым. Башта бер генә уй иде - ничек булса да исән калырга. Аллага шөкер, полиция хезмәткәрләре җитез булдылар. Аларга эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бүләкләделәр полиция коткаручылар