Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә полиция хезмәткәрләре студентлар белән очрашты

Халык дружиннигы эшчәнлеген популярлаштыру һәм бу эшкә югары һәм урта махсус уку йортлары студентларын җәлеп итү максатында, район территоиясендә "Студентлар десанты" акциясе үтте. Бу чара уңаеннан Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студентларын Чирмешән полиция бүлекчәсенә дәшеп, полиция ветераннары, бүгенге хезмәткәрләрнең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Студентлар бүлекчә музеендагы сирәк очрый торган экспонатларны,...

Халык дружиннигы эшчәнлеген популярлаштыру һәм бу эшкә югары һәм урта махсус уку йортлары студентларын җәлеп итү максатында, район территоиясендә "Студентлар десанты" акциясе үтте.

Бу чара уңаеннан Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студентларын Чирмешән полиция бүлекчәсенә дәшеп, полиция ветераннары, бүгенге хезмәткәрләрнең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Студентлар бүлекчә музеендагы сирәк очрый торган экспонатларны, батырлык үрнәге күрсәткән милиционерларның хөкүмәт бүләкләрен карадылар. Кунаклар милиция майоры Мирсәет Кәбиров батырлыгы турында күп мәгълүмат алдылар. Аның хакында презентация дә булды.
Студентларны райондагы ирекле халык дружинникларының эшчәнлеге белән дә таныштырдылар.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция студентлар

2
X