Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә беренче сабый Раштуа бәйрәме көнне туган

Районыбызда быел беренче бала, көттереп кенә, 7 январь көнне туды. Иске Котыш авылыннан Наталья Нурхамәтова 3 килограмм авырлыктагы кыз тапкан. -Анастасия исемен ирем Александр белән уйлап куйган идек. Кызыбызның Раштуа көнне тууына тагын бер сөендек, - ди инде ике бала әнисе булган Наталья. Гомумән, район үзәк больницасының балалар тудыру бүлеге...

Районыбызда быел беренче бала, көттереп кенә, 7 январь көнне туды. Иске Котыш авылыннан Наталья Нурхамәтова 3 килограмм авырлыктагы кыз тапкан.

-Анастасия исемен ирем Александр белән уйлап куйган идек. Кызыбызның Раштуа көнне тууына тагын бер сөендек, - ди инде ике бала әнисе булган Наталья.
Гомумән, район үзәк больницасының балалар тудыру бүлеге яңа ел каникулларында дүрт балага "баеган". Настядан соң, күршеләребез - Сарабиккол авылыннан Фәйзулловлар гаиләсе 9 январь көнне биредә туган кызларына Азизә исеме кушмакчылар. Иске Котышта теркәлеп, Түбән Камада яшәүче Марина Новикова малай тапкан. Әлегә сабыйның исемен сер итеп тоталар бугай.
4 килограмм да 250 грамм авырлыктагы баһадирның исеме исә Азат булачак. Аның әнисе - Чирмешәннән Рәзилә Мусина.
Бала тудыру бүлеге мөдире Ләлә Кашапова әйтүенчә, былтыр безнең "роддом"да 173 бала дөньяга килгән ( 2013 тә - 207).
Ә быел туган тәүге сабыйларны, аларның әниләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров больницага килеп тәбрикләде һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан раштуа роддом Анастасия Александровна