Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар

Шушы көннәрдә яшьләрнең ял итү үзәгендә ана капиталына сертификат тапшыру тантанасы үтте, аңа тугыз райондашыбыз ия булды. Сертификат алучылар арасында Ишлинка авылында яшәүче өч бала әнисе Мария Петрякова да бар иде. -Безнең үз балаларыбыз инде зурлар. Ана капиталы тәрбиягә алган балаларыма тиеш, - ди Мария Алексеевна. - Максим һәм Таисия...

Шушы көннәрдә яшьләрнең ял итү үзәгендә ана капиталына сертификат тапшыру тантанасы үтте, аңа тугыз райондашыбыз ия булды.

Сертификат алучылар арасында Ишлинка авылында яшәүче өч бала әнисе Мария Петрякова да бар иде.
-Безнең үз балаларыбыз инде зурлар. Ана капиталы тәрбиягә алган балаларыма тиеш, - ди Мария Алексеевна. - Максим һәм Таисия 2009нчы елдан бирле безнең гаиләдә яшиләр. Үз әти - әниләре бу сертификат өчен документлар тапшырмаган булганнар. Ана капиталын икесенә бүлделәр. Киләчәктә балаларга бу акчалар кирәк булыр әле.
Бүген ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Программа 2018нче елга кадәр озайтылды. Ана капиталының 25 мең сумын акчалата алу мөмкинлеге бар. Гаризаны Пенсия фондына барып язарга да була, интернет аша электрон гариза да җибәрергә мөмкин. Аның өчен Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет ачарга кирәк. Әмма гаризаларны 30 ноябрьдән соңга калмыйча бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сертификат Ана капиталы буенча түләүләр