Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән юбилярларына Президент котлавын ирештерделәр

Әккәрәйдә яшәүче Анна Митрофанова шушы көннәрдә генә 90 яшен тутыруына карамастан, әле һаман да өй эшләрен үзе башкара, хәтта ипи дә сала. Алай гына да түгел, авылдашларын күз тиюдән өшкерә, авырулардан үзенчә дәвалый. -Сугыш һәм сугыш арты елларында бер телем икмәк өчен эшләдек, - дип искә ала Анна Афанасьевна. -...

Әккәрәйдә яшәүче Анна Митрофанова шушы көннәрдә генә 90 яшен тутыруына карамастан, әле һаман да өй эшләрен үзе башкара, хәтта ипи дә сала. Алай гына да түгел, авылдашларын күз тиюдән өшкерә, авырулардан үзенчә дәвалый.

-Сугыш һәм сугыш арты елларында бер телем икмәк өчен эшләдек, - дип искә ала Анна Афанасьевна. - Балаларга җиңелрәк эш кушсалар да, урман кисәргә дә, кыр эшкәртергә дә туры килде. Сугыштан соң берничә ел Горький шәһәре тирәсендә торф чыгаруда хезмәт куйдым.

Якташыбыз 1959нчы елда Алексей Митрофановка тормышка чыга, алар 40 ел бергә гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Сентябрь аенда тагын бер райондашыбызга, Керкәле авылында яшәүче Рәүф Билаловка да 90 яшь тулды.

1944нче елның ноябрендә сугышка алынган 17 яшьлек егет 7 елга якын армиядә хезмәт итеп, туган авылына кайта. Рәүф абый озак еллар сәүдә өлкәсендә эшли, сатучы да, кибет мөдире дә була. Кызганыч, аның карчыгы Миннур апа вафат инде. Бүген ул оныгы һәм килене тәрбиясендә яши.

Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләүләрен җиткерделәр һәм сәламәтлек, озын гомер теләп, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән районы яңалыклары

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17310

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ирештерделәр Президент котлавын Чирмешән юбилярларына