Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән студентлары үзгәртеп корылган бинада укыячак

Нурлат аграр техникумы филиалы бинасында капиталь ремонт бара. Бар да планлаганча барып чыкса, студентлар яңа уку елын төзекләндерелгән уку йортында башлап җибәрәчәк. -Әлегә төзүчеләр янкормада эшли. Казаннан килгән осталар инде 50ләп тәрәзәне алмаштырды, бина эчендә стеналар штукатурлана, - ди филиал директоры Владимир Островский. - Бер бригада түбәне яба башлады. Әлегә...

Нурлат аграр техникумы филиалы бинасында капиталь ремонт бара. Бар да планлаганча барып чыкса, студентлар яңа уку елын төзекләндерелгән уку йортында башлап җибәрәчәк.

-Әлегә төзүчеләр янкормада эшли. Казаннан килгән осталар инде 50ләп тәрәзәне алмаштырды, бина эчендә стеналар штукатурлана, - ди филиал директоры Владимир Островский. - Бер бригада түбәне яба башлады. Әлегә студентлар укуларын төп корпуста дәвам итә, алар практикага киткәч, төзүчеләр бинаның бу өлешенә күчәчәк.

Капиталь ремонт эшләренә республика программасы буенча бюджеттан 40 миллион сум акча бүленгән. Уку йортына җиһазлар - студентларга өйрәнү өчен тренажерлар алуга тагын 14 миллион сум акча каралган.

Кыскасы, бина эчтән дә, тыштан да яңарачак. Түбә төсле калай белән ябылачак, стеналарны керамзит-гранит плитәләр белән тышлаячаклар. Барлык тәрәзәләр дә пластикка, ишекләр дә өлешчә алмаштырыла, идән һәм түшәм, җылылык системасы һәм электр үткәргечләр дә яңартыла.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined укыячак бинада корылган үзгәртеп студентлары