Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында Ленин ордены кавалерын котладылар

1967нче елда Фрунзе исемендәге колхозның Әккәрәй бригадасында үсемлекчелектә зур уңышларга ирешәләр: бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача - 24,5, ә шикәр чөгендереннән 175 центнер уңыш җыялар. Техниканы ремонтлау һәм саклау буенча да яхшы эшләрен бәяләп, байтак кеше хөкүмәт бүләкләренә лаек була, трактор бригадасы бригадиры Павел Борисовны Ленин ордены белән бүләклиләр. Бригадирлыкка кадәр...

1967нче елда Фрунзе исемендәге колхозның Әккәрәй бригадасында үсемлекчелектә зур уңышларга ирешәләр: бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача - 24,5, ә шикәр чөгендереннән 175 центнер уңыш җыялар.


Техниканы ремонтлау һәм саклау буенча да яхшы эшләрен бәяләп, байтак кеше хөкүмәт бүләкләренә лаек була, трактор бригадасы бригадиры Павел Борисовны Ленин ордены белән бүләклиләр.

Бригадирлыкка кадәр тракторчы, комбайнчы да булган, Бөек Ватан сугышында катнашкан Павел Николаевичка 90 яшь тулды. Ул - Әккәрәйдә иң өлкән ир-ат, сугыш ветераннарыннан да бу авылда үзе генә калган.

-Легендар, хөрмәткә лаек шәхес Сез, әле тагын озак яшәгез, хөрмәттә булыгыз, - диде юбилярны котларга килгән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Россия сезнең кебек кешеләр белән көчле. Беләсезме, мин нәкъ бүген ветеран түшендәге бик зур бүләкне - Ленин орденын беренче тапкыр тотып карадым.

Бүген Павел Борисовны котлаучылар, гомумән, күп булды. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты, район башлыгының бүләге дә насыйп булды.

-Безнең әти әле дә бик актив, барын да юллап тора, бик тере, уңган кеше, - ди килене Маргарита. - Самарада яшәсәк тә, хәзер күбрәк монда кайтабыз. Кызганыч, кайнанам гына күптән вафат.

Павел Николаевичның бердәнбер улы Николай соңгы елларда гел әтисе янында диярлек. Ул Самарада яшәгән һәм эшләгән. Бик оста автослесарь, бүләкләре дә күп.

-Әтинең 7 елы сугышта һәм армия хезмәтендә үткән, - ди Николай. - Сугыш елларында барын да күргәннәр. Шул чакта күрше Кармыш авылындагы Сабир исемле берәү аны үлемнән алып калган дип була. Атлар караган ул, ачлыктан тилмергән әтигә еш кына ризыклар алып килгән.

Павел Николаевич Җиңү көнен Кенигсбергта, Көнчыгыш Пруссиядә каршылый.

Әккәрәйдә Борисовларның Мәктәп урамындагы 55 еллык йортлары ел әйләнәсе буш тормый. Алар дуңгызлар, йорт куяннары, умарталар да асрыйлар. 90 яшьлек Павел Николаевич үзе дә тынгысыз, балаларын, оныкларын да эшсез тотмый. Алар буыны шундый.

-Без балаларны шундый авылдашлар үрнәгендә тәрбиялибез, - ди Әккәрәй мәктәбе директоры Михаил Захаров. - Павел Николаевичка багышлап аерым стенд ясадык, ветеранны шефлыкка алдык, янына еш барабыз.

Өч онык, биш оныкчык бабасы Павел Борисов киләсе елда да Чирмешәндә Бөек Җиңү бәйрәмендә катнашырга хыяллана. Исән генә булсын!

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында котладылар ордены кавалерын Ленин

2
X