Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында җитәкчеләр ветераннарны газета-журналларга яздыралар

"Энерготехсервис" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Нуруллин инде берничә ел ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне газета-журналларга яздыра. -Лашманда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтшинга "Безнең Чирмешән" һәм "Ватаным Татарстан" газеталары яздырдым, - ди Илдар Максум улы. - Ялгызы гомер итүче Зәйтүнә Хәмәдиевага да район газетасына заказ карточкасы тутырттым. Үземнең эшчеләрне дә район...

"Энерготехсервис" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Нуруллин инде берничә ел ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне газета-журналларга яздыра.

-Лашманда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтшинга "Безнең Чирмешән" һәм "Ватаным Татарстан" газеталары яздырдым, - ди Илдар Максум улы. - Ялгызы гомер итүче Зәйтүнә Хәмәдиевага да район газетасына заказ карточкасы тутырттым. Үземнең эшчеләрне дә район газетасына яздырам.
Районда ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне матбугат басмаларына район оешмалары һәм авыл җирлекләре яздыра. Бу категория кешеләрнең исемлеге район социаль яклау бүлегендә төзелә. Райондагы 71 оешма һәм 18 авыл җирлеге үзләренә беркетелгән кешеләрне беләләр. 2017 елның беренче яртысына аларның күбесе өлкәннәрне "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасына яздыртканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы газета ветераннарны